Заря
  • Рус Тат
  • Әйдәгез сөйләшик! Икенче чыгарылыш проекты

    Социаль челтәрләрдә безнең әбүнәчеләребез инде яңа «Әйдәгез сөйләшик» проектын башлап җибәрүебез турында беләләр, без аның кысаларында тормышлары Алексеевск районы белән тыгыз бәйләнгән якташларыбыз белән очрашабыз.

    Икенче чыгарылышның кунагы район үзәгендәге икенче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вероника Скалова булды.

    Без Вероника Николаевнаны әлеге проектта катнашырга юкка гына чакырмадык. Чөнки ул, районыбызның иң яшь педагогларының берсе буларак республика бәйгеләрендә җиңүче һәм грант иясе. Вероника Скалова белән без күп нәрсәләр турында сөйләштек. Ул безгә менә ниләр сөйләде.

    - Ни өчен син катлаулы укытучы һөнәрен сайладың?

    - Башта мин бухгалтер һөнәрен үзләштерергә уйлаган идем. Әмма аннан соң фикеремне үзгәрттем. Һәм мин әнием белән киңәшләшкәннән соң, Казан педагогия училищесына укырга кердем.

    - Көндәлек педагогия эшчәнлегеңдә сиңа яңа укыту ысуллары яки өлкән хезмәттәшләреңнең тәҗрибәсе якынракмы?

    - Мин бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз дип саныйм. Мин мәктәпкә педагог буларак килгәч, тәҗрибәле хезмәттәшләремә киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә оялмадым. Мәктәп директоры Людмила Николаевна Липлянина миңа зур булышлык һәм методик ярдәм күрсәтте.

    - Син нинди уйлар белән сыйныфка керәсең?

     

    - Әле дә дулкынлану хисе белән. Сыйныф бүлмәсенә кергәч үк, балалар кочагыма йөгерә. Һәм сине көткәннәрен, яратканнарын аңлау үзе зур бәхет.

    - Беренче тапкыр укытучы буларак беренче сыйныфка килгәч, син нинди хисләр кичердең?

    - Мин бик дулкынландым. Балалар калтырап миңа чәчәкләр бүләк иттеләр, мин аларны калтыраган кулларым белән кабул итәм. Ата-аналар миңа карап торалар.

    - Яхшы укытучы ул нинди?

    - Яхшы укытучы ул - юл күрсәтүче, ул дөрес юлны белә һәм аның буенча балаларны алып бара.

    - Син «Ел укытучысы» конкурсы призеры булдың. Бу хакта сөйлә.

    - Мин «Педагогия дебюты» номинациясендә җиңдем. Әмма мин бу җиңүне уртак җиңү дип саныйм, чөнки миннән тыш, бу конкурска әзерлеккә күп кенә хезмәттәшләрем дә көч куйды. Людмила Николаевна да миңа ышанды. Ул минем турында: «Ул әле күрсәтәчәк», диде. Бу мине бик рухландырды. Мастер-класс әзерләүдә миңа Ольга Геннадьевна Гардиханова ярдәм итте. Һәм без җиңүгә ирештек.

    - Ә синең «аерым яраткан» укучың бармы?

    - Әйе, бар. Мин аларның барысын да аерым яратам.

     

    - Синең “Мин беркайчан да...” сүзеннән башланган шәхси кагыйдәң бармы?

    - Әйе. Бар. Мин беркайчан да әниемне калдырмаячакмын. Ул минем ярдәмчем һәм таянычым.

    - Газета укучыларыбызга нәрсә әйтер идең.

    - Барыгызга да барлык эшләрегездә уңышлар телим. Мин үземнең хезмәттәшләремә һәм укучыларымның әти-әниләренә бергәләшеп эшләгәнебез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Ә балаларга саулык һәм һәрвакыт бөек нәрсәләр турында гына хыяллануларын телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: