Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Җылыту приборларын кулланганда сак булыгыз

Җылыту сезоны башлану белән Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча муниципальара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге янгыннарны һәм аларның нәтиҗәләрен булдырмау максатыннан түбәндәге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә киңәш итә.

- Газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә тыела: газ приборларыннан кечкенә балаларның файдалануы; шырпы яки уткабызгычны кабызу, газ краннарын ачу. Өйдә газ исе чыкканда өйдәге электр приборларыннан файдалану, электр утларны кабызу тыела. Бөтен газ приборларын сүндерегез, краннарны ябыгыз, бөтен бинаны (подвалларны да кертеп) җилләтегез. Газ приборларының бөтен краннары да яхшылап ябылганмы икәнлеген тикшерегез. Әгәр дә газ исе бетмәсә яки җилләткәндә бетеп, яңадан барлыкка килсә, авария газ хезмәтен чакырырга кирәк.

- Мич ягу буенча түбәндәге төп кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

• җылыту сезоны башлану алдыннан мичләрне һәм төтен чыгу юлларын чистартырга, төзәтергә һәм агартырга, ярыкларны бетерергә кирәк;

• җылыту сезоны башлану алдыннан һәр мичне, шулай ук төтен чыгу юлларын һәм аеруча чормадагы төтен торбаларын известь яки балчык эремәсе белән акларга кирәк (ярыклардан төтен чыгу урыннарын тиз табу өчен);

• агач чорма яки этаж арасындагы тоташу урыннарында мич, төтен торбасы калын кирпечтән ясалган булырга тиеш. Мич стеналарын калынайту турында да онытырга ярамый;

• кабынган мичне күзәтүсез яки кечкенә балаларга карарга калдыру бик куркыныч. Мич кабызу өчен яна торган һәм җиңел янып китә торган сыеклыклар кулланырга ярамый;

•теләсә кайсы мичнең нигезе булырга тиеш һәм бер стенаның бөтен яссылыгы белән агач корылмаларга кушылмаска тиеш. Алар арасында һава йөрсен өчен урын калдырырга кирәк;

• мич алдына 50-70 см зурлыктагы металл мич алды калае кадаклап куярга кирәк;

•мич кызмасын өчен аны көнгә 2-3 тапкыр һәм сәгать ярымнан азрак ягарга киңәш ителә;

•йоклар алдыннан 3 сәгать кала мичне ягудан туктарга;

•мичтә ярыклар барлыкка килмәсен өчен вакыт-вакыт мичне җыелган корымнан чистартырга кирәк;

• мич өстендә кием һәм юеш утын киптермәгез. Җиһаз, пәрдәләр мичтән ярты метр ераклыкта урнашырга тиеш;

• утын артык озын булырга тиеш түгел. Утын буйлап ялкын тышка чыгырга һәм якындагы әйберләргә, идәнгә һәм стеналарга күчергә мөмкин;

• яхшы һәм авыр яна торган биналарның (стеналар, бүлгеләр, түшәмәләр, өрлекләр) конструкцияләре мичләргә һәм төтен торбаларына тоташкан урыннар янмый торган материаллардан булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев