Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Үзара салым программасын тормышка ашыру турында сөйләвебезне дәвам итәбез

Алексеевск һәм Лебедино авылларында республика бюджетыннан арттырылган акчалар хисабына юлларга таш җәелде.

Шушы көннәрдә район үзәгендә ике юл участогына вак таш түшәлде. Совет урамында, аграр көллият артында, әлеге материал белән йөз метр юл салынган. Шулай ук Чапаев урамы киселешендә дә таш түшәлгән. Шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Свистунов хәбәр итүенчә, бу ел ахырына кадәр үзара салым акчасына су һәм канализация челтәрләрен ремонтлау планлаштырыла. Акчаларны эшкә тоту дәвам итәчәк.

Лебединода Заречная һәм Нагорный урамнарында 900 метр вак таш җәю тәмамланган. Шулай ук күптән түгел бу авыл җирлегендә ике янгын гидранты урнаштырылды.

«Бу елга планлаштырылган барлык эшләрне дә без башкардык. Газета битләрендә без башкарылган эшләр турында сөйләдек инде. Вак ташлы юл безнең авылда бу программаны тормышка ашыруның соңгы пункты булды. Киләсе елда да безнең халык ярдәме белән тормышыбызны уңайлы итә алырбыз, ә авыллар тагын да төзекләнер дип ышанам», - ди Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкарев.

Шулай итеп, бу җирлек быелга үзара салым программасын тормышка ашыру буенча эшләр тәмамланган беренче җирлек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев