Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

14 майда Алексеевск районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды

Үсеш курсы: кадрлар, грантлар һәм фермерларга ярдәм итү

Район башлыгы Сергей Демидов озатуында министр кырларны карап чыкты, чәчүнең оештырылуын бәяләде, шулай ук кайбер хуҗалыкларны һәм терлекчелек комплексларын карады.

Маршрутның беренче ноктасы «Төньяк Алексеевск» ВЗП кыры булды, биредә кукуруз чәчәләр. Предприятие вәкилләре белән аралашканда, Марат Җәббаров кырларда эшләү өчен күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәклекне билгеләп үтте. Биредә ул хуҗалык алдынгыларының берсе Әлфир Әхмәтвәлиевны (фотода) бүләкләде, ул техник культуралар һәм кукуруз чәчүдә югары нәтиҗәләр күрсәткән.

Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Николай Козин белән очрашып, Марат Җәббаров үсемлекчелекнең торышы һәм гомумән эш процессын оештыру белән кызыксынды.

“Без чәчүне 27 апрельдә үк төгәлләдек. Бездә шытымнар тигез. Ике атнадан кырларны чүп үләннәреннән эшкәртергә, ә моңа кадәр ашлама белән тукландырырга фаразлыйбыз. Шулай ук быел без көнбагышның берничә сортын чәчтек. Ел нәтиҗәсе буенча кайсы гибридның яхшырак булуын караячакбыз һәм шуны киләчәктә утыртачакбыз”, - дип сөйләде фермер.

«Алга» колхозында министр 800 баш савым сыерга исәпләнгән заманча терлекчелек комплексын карады. Биредә эш сөт җитештерү күләмнәрен арттыруга юнәлдерелгән.

Моннан тыш, министр “Алексеевск” халык предприятиесенең терлекчелек комплексында булды, “Көньяк” ВЗП һәм «Родина» колхозының бодай кырларын карады. Биредә шулай ук алексеевск фермерлары һәм товар җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсе дә оештырылган иде. Райпо рәисе Илнур Хәйбуллин социаль ипинең ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Ә Кадрия Лотфуллина «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасында катнашу теләге турында сөйләде. «Эдем» предприятиесендә делегация җитештерү куәтләре белән танышты, шулай ук «Оазис» кибетендә булды, анда товар җитештерүчеләр продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде.

Марат Җәббаров һәм Сергей Демидов чәчүдә алдынгы механизаторларга акчалата сертификатлар тапшырдылар. Алар - Виктор Иванов («Восток-Зернопродукт»), Әнәс Мөхәммәтҗанов («Алга» колхозы), Илнур Шәфигуллин («Родина» колхозы), Илшат Гыймадиев («Биләр» ВЗП) һәм Николай Иванов («Родина» колхозы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X