Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авыл хезмәтчәннәре тормышыннан ике көн

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре эшендә май аеның соңгы көннәре гомуми күренеше, район башлыгы Владимир Козонков бәяләгәнчә, канәгатьләнерлек.

Узган җомгада район терлекчеләре "Ясная поляна" ЧҖҖ җәйге лагере базасында семинар үткәрделәр. Ә инде шимбә көнне район башлыгы шул ук хуҗалык басуларында эре хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты. Аның максаты чәчү эшләренә йомгак ясау иде. Бу вакытта барлык бөртекле культуралар чәчелгән иде. Агрономик сроклар көненә кадәр төгәллек белән үтәлде - игеннәр матур булып шытып чыкты. Сөт җитештерү белән дә шул ук хәл - малларны җәйләүгә вакытында күчергән хуҗалыклар кыйммәтле продукт җитештерүнең артуын сизә башладылар. Бүгенге көндә барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә диярлек җәйләүләрдән файдалана башладылар. "Ясная поляна"дагы җәйге лагерь үрнәк булып тора. Шуңа күрә семинарның нәкъ менә биредә үткәрелүе, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең шимбә көнне очрашуы тикмәгә генә түгел.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, сабан ашлык чәчү бүген төгәлләнә. Аның йомгаклары һәм алдынгыларның исемнәре традицион Сабан туе бәйрәмендә яңгыраячак. Район терлекчеләренең бүгенге көнгә 100әр тонна сөт алуларын өстисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев