Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ахыргы нәтиҗә эшкә ничек карауга бәйле

Җитәкчеләр генә түгел, ә бәлки район авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәре дә терлекләр санын ничек итеп саклап калу, сөт һәм ит җитештерү дәрәҗәсен күтәрү белән кызыксындырылган булырга тиешләр. Әлеге актуаль проблема терлекчелек буенча чираттагы күчмә семинар-киңәшмәдә яңадан тикшерелде, бу юлы ул "Ясная поляна" ЧҖҖ бүлекчәләре Әшнәктә, Зур Тигәнәледә һәм Кыркүлдә терлекчелек...

Җитәкчеләр генә түгел, ә бәлки район авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәре дә терлекләр санын ничек итеп саклап калу, сөт һәм ит җитештерү дәрәҗәсен күтәрү белән кызыксындырылган булырга тиешләр.

Әлеге актуаль проблема терлекчелек буенча чираттагы күчмә семинар-киңәшмәдә яңадан тикшерелде, бу юлы ул "Ясная поляна" ЧҖҖ бүлекчәләре Әшнәктә, Зур Тигәнәледә һәм Кыркүлдә терлекчелек биналарын карап йөрү барышында булып узды. Семинарда катнашучылар-район башлыгы В.Козонков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Г.Мусин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең башка вәкилләре, шулай ук районның баш ветеринария табибы Х.Хәйбуллин, агропромышленность комплекслары җитәкчеләре һәм зоотехниклары фермаларда эшләр торышы һәм терлекләрне алдагы кышлатуга әзерләү турындагы хисапларны тыңладылар. Башкалар белән беррәттән мөгезле эре терлекләрдә төрле авыруларны булдырмау һәм дәвалау мәсьәләсенә кагылып үтелде. Баш ветеринария табибы яңа дару препаратларыннан нәтиҗәле файдалану турында сөйләде.
Маллар санын саклап калуга һәм арттыруга юнәлдерелгән бөтен эш муниципалитет башлыгының җентекле контролендә тора, ул чираттагы тапкыр терлекчеләр игътибарын хуҗалыктагы кимчелекләргә юнәлдерде. Атап әйткәндә, Владимир Константинович үзенең чыгышында болай диде: "Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне арттыру, агропромышленность комплексларын тагын да үстерү өчен кирәкле бөтен шартлар бездә бар. Бары тик урыннарда хезмәтне төптән уйлап оештырырга гына кирәк, бу терлекләрне ашату һәм карауны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Ә ул үз чиратында савымны күтәрергә ярдәм итәчәк".
Владимир Константинович, Татарстан бүген дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә лидер булып кала, ләкин бу эшкә теләр-теләмәс кенә карарга кирәк, дигәнне аңлатмый, киресенчә, фидакарь төстә эшләргә кирәк-ахыргы нәтиҗә шуңа бәйле булачак, дип ассызыклап әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев