Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алексеевск районының яшь игенчеләре

Уңыш быел бик мул, аны урып-җыю өчен бөтен көчне куярга кирәк. "Алга" колхозында комбайнчыларга ярдәмгә хәтта өч кыз да чыккан.

Узган ел Түбән Тигәнәле авылы кызы Ләйлә Вәлиуллина комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп бөтен республиканы шаккаттырган иде. Ә быел исә ир-егетләребез белән бергә кырда инде өч кыз эшли.

"Татар-информ" мәгълүмат үзәге төркеме белән без Урта Тигәнәле авылыннан ерак түгел комбайннар эшләгән кырда булдык. Безнең янга туктаган "Дон-1500" кабинасыннан Ләйләнең елмаеп торган сеңлесе Зилә чыкты. Тимер машинадан җитез генә төшеп, кыз безгә-хәбәрчеләргә, әтисе Иреккә инде бишенче ел рәттән ярдәм итүе турында сөйләде.

- Без апам белән бер-беребезне кырда алмаштырып эшлибез, - ди унҗиде яшьлек Зилә. - Миңа тиздән Казанга укырга китәргә кирәк, ә менә Ләйлә апам тиздән отпуск ала, һәм менә ул әтигә ярдәм итәчәк. Мин халыкара сервис колледжында, кунакханә сервисы белгечлеге буенча укыйм.

Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләү миңа ошый. Әле тагын миңа комбайн йөртергә дә ошый, әтием өйрәтте. 18 яшем тулгач, комбайнчыга укыйсым килә, шуның буенча таныклык та алып, үзем киләчәктә комбайнчы буласым килә, -ди яшь игенче.

Без Зилә белән сөйләшеп торган арада безнең яннан тагын бер комбайн узып китте, аннан Зиләнең сыйныфташы Әдилә Абдрахманова чыкты, ул Урта Тигәнәле авылы кызы, аның өчен быелгы урып -җыю кампаниясе беренче. - Нәрсә мине бу эшкә этәргәндер, белмим.

Бәлки дус кызларыма кызыкканмындыр. Бәлки мин гаиләдә зур бала булганга, әтиемә булышырга уйлаганмындыр, әле энеләрем кечкенәләр.

Баштан авыррак иде, хәзер өйрәндем. Комбайнчы ярдәмчесе вазыйфасының эше күп, кырда ук ремонтларга туры килә кайчакта. Приборларның дөрес эшләвен карап торырга, каешы янмасын, бункеры тыгылмасын, саламын вакытында бушатырга кирәк -ди Әдилә.

Бүгенге мәкаләбезнең өченче героинясы Айгөл Мөхәммәтҗанова, алар гаиләсендә әтиләренә баштарак Айгөлнең абыйсы булышкан, хәзер ул Казанда, шуңа да аның урынын ярдәмче-кыз ала.

- Без кырга август башында чыктык, урып-җыю өчен һава торышы бик әйбәт, урып-җыюны вакытында тәмамларбыз дип уйлыйм, ди Айгөл, күтәренке кәеф белән.

Кызлар белән аралашкач, гүзәл затларның кыр эшләрендә иртәдән кичкә кадәр булуы да, кондиционер ватылу сәбәпле кызу кабинада эшләве дә, төшке ялны комбайн ышыгында ашаулары да куркытмавы сөендерде.

Игенче булу алар өчен мавыктыргыч эш кенә түгел, ә үзләрен үстергән туган җиргә хөрмәт белдерү дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев