Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алексеевск районында көзге ярминкәләр булачак

Шимбә көнне, 12 октябрьдә, район үзәгенең Чиркәү мәйданында традицион көзге ярминкә булачак.

Сәүдә итү иртәнге 7 дә, мәдәни программалар 8 дә башланачак. Район кешеләре һәм кунаклары бу көнне авыл хуҗалыгы продуктлары: бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, бал, ит һәм күп кенә башкаларны түбән бәядән сатып ала алачак.

Ә инде үз хуҗалыкларында терлек һәм кош-корт асраучылар өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре фураж, печән һәм салам сату оештырачаклар.

Өйләренә авыл хуҗалыгы продукциясен алып кайтырга үзләренең транспорты булмаган кешеләр өчен социаль такси эшләячәк. Шулай ук бу көнне район үзәге урамнары буйлап, халык өчен бушлай автобус йөриячәк.

Һәрвакыттагыча ярминкәгә килүчеләрне бистә һәм авыл җирлекләренең үзешчән артистлары катнашында мәдәни программа көтәчәк, алар килгән бөтен кешене матур номерлары белән сөендерәчәкләр.

Ә балалар төрле ярышларда катнашачаклар.

Моннан тыш, көзге көндә кайнар чәй эчеп җылынырга, беррәттән район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре пешергән тәмле коймак белән сыйланырга мөмкин булачак.

Шул ук көнне Биләрнең Үзәк мәйданында да ярминкә узачак. 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев