Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алексеевск районында яшәүчеләр башкарма комитеттан савым сыерлары сатып алу өчен субсидияләр алдылар

Биш мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча район бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыкларына бирелә.

Әлеге сумманы алу өчен савым сыерны сатып алырга яки үстерергә кирәк. Мөгезле эре терлек сатып алу турындагы документларны район үзәге һәм авыл кешеләре җирлек башлыкларына бирергә тиеш. Башкарма комитетның баш бухгалтеры Наталья Сафонова сөйләвенчә, узган ел әлеге ярдәм чарасыннан Зур Полянка, Бутлерово һәм Левашево авыл җирлекләрендә яшәүчеләр файдаланган.


“Барлыгы 20 савым сыерга 100 мең сум акча күчерелде. Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча егермегә якын сыер хуҗасы субсидия алган, ә түләүләр 95 мең сум тәшкил иткән.
Узган ел белән чагыштырганда, алучыларның географиясе киңәйде, бу инде өч авыл җирлеге генә түгел. Хәзер түләү процедурасы да үзгәрде.

Субсидияне, документлар тапшырылганнан соң, киләсе кварталда алырга мөмкин. Мәсәлән, әгәр гариза март аенда бирелгән булса, акча апрель аеннан июнь аена кадәр күчереләчәк”, - дип сөйләде Наталья Владимировна.
Өстәмә мәгълүмат: акча алганнан соң сыерны ким дигәндә ике ел тотарга кирәк. Әлеге программа районыбызда савым сыерларның баш исәбен арттыруга юнәлдерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X