Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алексеевск районыннан ике фермер грант отты

Быел «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү» республика программасында Алексеевск районыннан ике фермер грант отты.

Алар – Мансур  Җиһаншин һәм  Леонид Строкин. Шушы көннәрдә Ле - онид Строкин Речноега  яңа МТЗ «Беларус» трак - торын алып кайткан.  Аны ул яшь фермерларга  ярдәм итү программасы  ярдәмендә сатып алган.  Грант шартлары буенча,  фермер үз акчаларыннан  ике йөз мең сумны гына  керткән, бу техника бәя - сенең 10 проценты дигән  сүз. Калган сумма респу - блика бюджетыннан би - релгән. Леонид сүзләренә  караганда, аның КФХ - сында бу трактор дәүләт  программалары буенча  беренче сатып алынган  техника һәм ул кирәкле  булачак: – Без ике йөз гектарга  якын мәйданда ашлык  чәчәбез. Җирләр Речное  һәм Зур Полянка авыл - лары тирәсендә урнаш - кан. Һәр авылда ике  бригада эшли. Аларның  һәркайсы комбайн һәм  агрегатлы ике трактор  белән тәэмин ителгән.  Яңа «Беларус» бездә  Речноеда эшләячәк.  Аңа төягеч куячакбыз  һәм ашлык яки ашлама  төяүдә файдаланачак - быз. Чәчү вакытында  аңа чәчкеч тагачакбыз.  Тракторга шулай ук  чапкыч та тагып була,   безнең җирнең бер өле - шендә күпьеллык үлән  үсә. Дәүләт яңа техника - да эшләргә мөмкинлек  бирә икән, нишләп әле  аннан файдаланмаска? Шулай ук Леонид  Строкин безнең белән  киләчәккә планнары  белән дә уртаклашты. Ул  КФХым киңәергә әзер,  әмма районда буш җир - ләр җитми, дип билгеләп  үтте. – Без техника белән  тәэмин ителгән, барлык  эшләрне агротехник сро - кларда башкарабыз. Чәчү  мәйданнарын арттырыр - га әзербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев