Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алексеевск сөте – Россиягә

Яңа ел алдыннан, 28 декарьдә, Зур Тигәнәледә сөт җыю буенча сөтне Алексеевск районыннан гына түгел, ә бәлки күрше сигез районнан да кабул итәчәк яңа пункт ачылды. Технологик процесс түбәндәгечә булачак: станциягә хуҗалыклардан алынган һәм сөт җыючылар халыктан җыйган сөт китереләчәк. Сөт ташу машинасыннан үрнәк алынып, лабораториягә тикшерүгә җибәреләчәк, анда аңа...

Яңа ел алдыннан, 28 декарьдә, Зур Тигәнәледә сөт җыю буенча сөтне Алексеевск районыннан гына түгел, ә бәлки күрше сигез районнан да кабул итәчәк яңа пункт ачылды.

Технологик процесс түбәндәгечә булачак: станциягә хуҗалыклардан алынган һәм сөт җыючылар халыктан җыйган сөт китереләчәк. Сөт ташу машинасыннан үрнәк алынып, лабораториягә тикшерүгә җибәреләчәк, анда аңа төс, ис, тәм анализы ясалачак. Әгәр лаборантлар ризалык бирсәләр, сөт махсус цистерналарга агызыла, анда ул фильтрлана, суытыла һәм сыйфат буенча сортлана. Шуның белән параллель рәвештә лабораториядә аның ачылыгына, майлылыгына, тыгызлыгына тирән анализ ясала, 10 көнгә бер тапкыр редуктаз, бактерияләр саны анализы ясала, соматик күзәнәкләр, аксым һәм сөттә антибиотикларның булу-булмавы тикшерелә. Чистартылган һәм 4 градуска кадәр суытылган сөт йөк машиналарының махсус изотермик сыешлыкларына салына, анда һәрвакыт билгеле бер температура саклана-сыеклык кышын туңмый, ә җәен җылынмый. Бу машиналарда сөт "Вимм-Биль-Данн" компаниясенең Уфада, Мәскәүдә һәм Түбән Новгородта урнашкан сөт продукциясен иң эре җитештерүче сөт эшкәртү заводларына җибәрелә, анда алардан йогуртлар, эремчек, сыр һәм башка сөт ризыклары ясыйлар, ә бу ризыклар өстәлебезгә зур сәүдә челтәрләре һәм зур булмаган кибетләр аша эләгә.
Яшь җитәкче Илнар Сөниев сүзләренә караганда, алар сөтне литрын 10 сумнан кабул итәләр, һәр 10 көн саен "тере" акча белән исәп-хисап ясыйлар. Планда-бәяне ул сезонга карап үзгәреп тормасын өчен тотрыклы итү. Көн саен станция аша 85 тонна сөт уза, ә җәен 180гә кадәр җитә. Еллык күләм 23138 тонна (280 млн. сум) тәшкил итә. Станциядә 50дән артык кеше эшли: 31 машина йөртүче, 7 лаборант, механик, инженерлар Алексеевск сөтен һәм аннан ясалган продуктларны илнең башка төбәкләре кешеләре дә рәхәтләнеп ашасын өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.
Тантаналы ачуда район башлыгы В. Козонков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Г. Мусин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев