Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алексеевскилыларның авыл хуҗалыгы продукциясе бик тиз сатылып бетте!

Узган ял көннәрендә «Җиңү Проспекты» станциясе янында узган ярминкәдә Алексеевск авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.

Район халкы күбесенчә яшелчә сатты. Шулай итеп, Зур Полянка, Лебедино, Левашево, Майна, Ромодан, Ялкын авыл җирлекләре вәкилләре сатуга кишер, бәрәңге, кәбестә, чөгендер, ташкабак һәм кабак тәкъдим иттеләр. Калинин, Аксенов, Ибраһимов һәм Фәйзулаев шәхси ярдәмче хуҗалыклары бал, кабак һәм бәрәңге белән сату иттеләр. «Алга» колхозы бодай, солы һәм арпа сатты, ә «Родина» колхозы Казанга карабодай ярмасы алып барды. Шулай ук «Алексеевск» һәм «Төньяк Алексеевск» КШ-Агро предприятиеләре үзләренең уңышларын тәкъдим иттеләр. Гомәров крестьян- фермер хуҗалыгы бәрәңге һәм кәбестә, Хәмитов крестьян- фермер хуҗалыгы он, үсемлек мае, көрпә сатты. «Алексеевск сөт заводы» да шәһәрлеләргә үзенең продукциясен тәкъдим итте.

«Эдем» һәм райпо казанлыларга камыр ризыклары һәм үзләре җитештергән башка продукция сатып алырга тәкъдим итте.

- Иртәдән үк Алексеевск районы продукциясен сату палаткалары янында югары сыйфатлы товарлар сатып алырга теләүчеләрдән чират тезелгән иде, - дип сөйләде Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкарев. - Алексеевскилыларның экологик чиста продукциясе шәһәрлеләрдә зур сорау тудыра. Иртәнге сәгать 10га без барлык нәрсәне дә диярлек сатып бетердек.

Сатып алучыларга һәм сатучыларга бәйрәм кәефен иҗади коллективлар тудырды. Олы һәм Түбән Тигәнәле, Родники һәм Кыркүл авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре сатып алучылар өчен рус һәм татар халык җырларын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев