Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Алга” колхозында урып-җыю эшләре әйбәт бара

Арыш тулысынча урып-җыелган. Ул гектарыннан 21,8 центнер, ә барлыгы 654 тонна җыеп алынган. Кирәк кадәр орлыкка салынган, ә калганы фуражга калдырылган.

Бу хакта безгә колхоз бухгалтеры Фалия Буранова сөйләде.

- Хәзерге көндә, - диде Фалия, - көзге бодай урып-җыела. Әлегә ул һәр гектардан 18,2 ц алына. Бу эштә Айрат Латыйпов алда бара, ул "Дон-1500" комбайнында 183 тонна ашлык суктырды инде. Икенче урында - Ринат Ситдыйков (179 тонна суктырды), өченче урында - Ирек Вәлиуллин (174 тонна). Шушы матур, кояшлы көннәрдә яңгырлар килгәнче бодайны да орлыкка салып калырга тырышабыз.

Машина йөртүчебез Рәмис Зарипов комбайннардан ындыр табагына "КамАЗ" машинасы белән ашлык ташуда алда бара, ул 315 тонна ташыды инде, Икенче урында - Фәнис Әхмәтов, ул ташыган ашлык 331 тонна тәшкил итә.

Көзге бодайны Чистай элеваторына Фердинанд Вәлиев - 115 тонна, Равил Рамаев 126 тонна илтте.

Колхозда бер үк вакытта кышлыкка сенаж да салына. Ул траншеяларга 5250 тонна салынды инде. Кыш чыгар өчен бу әле җитәрлек түгел, тагын 350 гектарда үстерелгән кукуруздан силос та салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев