Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Алга» колхозы чәчүгә кереште!

Сишәмбе көнне хуҗалыкның кырларына арпа чәчүгә беренче тракторлар чыкты. Ике көн эчендә 70 гектар чәчелде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Газинур Мусин сөйләвенчә, чәчү эшләренең тулы күләмле башлануы турында әлегә сөйләргә иртәрәк, чөнки колхоз иң әзерлекле кырларны чәчә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Валерий Поповнин җылы һава торышы әле алданучан була, дип билгеләп үтә:

“Безнең беркайчан да апрель башында чәчә башлаганыбыз булмады. Гадәттә чәчү егерменче апрельләрдә башлана. Шуңа да карамастан, һава торышы язгы кыр эшләре барышына үз төзәтмәләрен кертәчәк. Якын арада күпләр чәчүгә керешер, мөгаен. Хәзер хуҗалыкларда орлыкларны агу белән эшкәртү эшләре бара. Бүгенге көндә ул 2,5 мең тонна эшкәртелгән”.

***
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, авыл хуҗалыгы берләшмәләре уҗымнарны тукландыруны төгәлләделәр. Барлыгы 23,5 мең гектарга якын мәйданда минераль ашлама кертелде. 9 апрельгә мәгълүматларга караганда, күпьеллык үләннәрне тырмалау тәмамланган диярлек. Хәзерге вакытта аграрийларның бөтен көче дымны саклауга юнәлтелгән. 11 мең гектарга якын мәйданда җир тырмаланган инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X