Заря
  • Рус Тат
  • Ата каз мәхәббәте (Кыйсса)

    Зәки абый Нәбиулланың мәкаләләре газетабыз битләрендә әледән-әле басылып тора. Аның язмаларын газетабыз укучылары яратып укый. Анда ул үзенең тормышыннан төрле кызыклы хәлләрне тасвирлый, яшелчәчелек, бакчачылык буенча саллы гына киңәшләрен бирә, башка темаларны да бик рәхәтләнеп яктырта. Менә бүген дә аның "Ата каз мәхәббәте" дигән кыйссасын сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

    - Менә тагын язлар килде, җылы яклардан бездә туып-үскән матур кошлар туган җирләренә кайта башладылар. Үзебезнең йорт тирәсендә дә кош-кортларыбыз мәш килә башлады. Шул уңайдан безнең үзебездә булган кайгылы бер вакыйга гомергә күңелләрдә авыр хис булып калды. Мин бүген шул хакта язып китмәкче булам.


    Бервакыт туган сеңелем безгә көз көне ата белән ана каз бүләк итте. Матур гына кыш чыктылар, язлар килде. Март аенда ана каз йомырка сала башлады. Үзләре бик татулар, икесе дә бер-берсен яраталар, урамга ук чыгып йөри башладылар. Алар анда, карлап эреп ачылган урыннарда, үзләренә кирәген чүпләнәләр, күлләвекләрдә коеналар, чистарыналар һәм каңгылдашып куаналар. Гомумән, казлар сезоны башланды. Ә алда әле аларның бер айга якын йомыркалар өстендә утырып, матур-матур, сап-сары, йомры-йомшак мамыклы кошчыклар - бәбкәләр чыгарасылары бар. Шуңа алар әзерләнәләр иде...


    Ләкин аларның (безнең дә) ул татлы хыяллары тормышка ашмаска язган икән. Алар ул бәхетле-шатлыклы мизгелләрне күрә алмадылар: ачы язмыш аларны мәңгегә аерды - ана казыбызны урамда бер мәрхәмәтсез бәндә машинасы белән таптатып китте...


    Көндәгечә иртән ашап-эчкәч, алар урамга ашкындылар. Бераз йөргәч, өйгә кайтып ашап, булса йомыркасын салып, тагын кабат чыгып китәләр иде. Без, әлбәттә, чыгарып җибәреп, аларны онытмый идек, ерак китмәсеннәр, дип гел карый тора идек. Бу юлы да шулай боларны карарга дип урамга чыккач күрәм, үзләре ерак та китмәгәннәр, хәзерге ДОСААФ янында, карлы-бозлы сулы тирән тәгәрмәч эзләрендә күренәләр. Ләкин нигәдер ата каз бик борчулы, каты итеп кычкыра һәм нишләргә белми арлы-бирле йөренә. Ә ана каз ничектер гадәти хәлдә түгел - хәрәкәтсез ята. Йөгереп барсам... ни күзем белән күрим - ана казыбыз үлеп ята. Кайсыдыр хәерсезе, казлар тирән тәгәрмәч эчендә чакта аларның чыгып китүләрен көтеп тормыйча, таптатып узган, атасы очып чыгып өлгергән, ә ана, мескен, авыррак, очып чыга алмаган.


    Мин аның янына килеп, канатларыннан күтәреп судан алдым, ә атасы минем өскә килә, "Кагылма, кая алып китәсең", янәсе, ачуы килә. Мин шулай күтәреп аны өйгә алып кайттым, ә ата моңсу тавыш белән кычкыра-кычкыра минем арттан йөгерә-йөгерә кайтты. Ә өйдәгеләр, бу кызганыч хәлне күреп, барысы да кычкырышып елашалар. Әйе, зур фаҗига булды безнең өчен, бигрәк тә балалар елады. Ә ата казны әйткән дә юк инде, ул шок хәлендә, аңа, мескенгә, тагын да авыррак - ул бит үзенең яраткан иптәшен мәңгегә югалтты. Анасы җирдә сузылып ята, ул аның тирәли каңгылдап йөри, нәрсәдер әйткән, дәшкән кебек төрле авазлар чыгара. Бәлки, ул елагандыр, томшыгы белән анага кагылып карый, "тор инде, нишләп ятасың", - дигәндер.


    Ул күрмәгәндә генә анасын бакчага алып чыгып күмдем. Аннары соңыннан ананың юклыгын белгәч, мескен ата бөтенләй холыксызланды, усалланды, барыбызга да бәйләнә, талый башлады. Анасын бөтен җирдән эзли, кычкыра, чакыра... Аптырагач, койма аркылы очып чыга башлады, үзе ерак китми, гел бер җиргә, теге ана тапталган урынга бара, шул тирәдән эзли аны, акрын гына, җайлап кына куып кайтабыз. Бераздан тагын очып чыга, тагын артыннан барабыз.


    Шулай аптырагач, авылга, сеңелемә белгерттек, берәрсенә ата каз кирәкмиме икән, бирер идең, дим. Ә ул: "Ярар, борчылмагыз, миндә тагын бер ана каз бар, ялгыш өчне калдырганмын", - ди. Ата казыбызга яңа "кәләш" булды, дип иртәрәк шатланганбыз икән, чөнки атабыз аны кабул итми: чукый, янына да бармый. Ә ана, мескен, бик яраттырасы килә: "дәшә, сөйләшә", янына бара, әмма ата аңардан читкә китә, кача, хәтта койма аркылы да очып чыга. Ә ана бит йомырка сала, алар буш - диетиклар гына була инде. Аннары, соңрак, бераз ияләштеләр бер-берсенә, берничә йомырка салды да, теге ананың йомыркаларын кушып утырттык - унга якын бәбкә чыгарды, икесе дә шатландылар. Ата бит инде бераз йомшарды, ананы бәбкәләре белән кабул итте, аларны саклап-яклап бергәләп үстерделәр. Ә ул кешеләргә, хәтта безгә, хуҗаларына да, агрессив, усал булып калды көзгә-кышка кадәр. Очраган бер кешегә бәйләнеп, куып талый, мотоциклга, велосипедтагыларга ташлана иде. Бервакыт бер велосипедның чылбырына аягы кысылып, аксак булып калды. Кемдер, саклану чарасыннан таяк белән сугып, бер күзсез калдырды. Инде урамда да, өй-йорт тирәсендә дә аңа сукмаган-типмәгән кеше калмагандыр, нәтиҗәдә ул тагын да усалланды, әлбәттә...

    Кышка кергәч, ата белән ананы, рәхмәт әйтеп, авылга, сеңелемә кайтарып бирдем. Шуннан соң казлар асрап мәшәкатьләнмәдек.

    Әлфия ХӨСӘЕНОВА әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: