Заря
  • Рус Тат
  • Авыл…

    Авыл хуҗалыгы темасын күтәрү бик вакытлы һәм урынлы. Чөнки ул бүгенге көндә бик актуаль. Әйе, авыл тормышы гомер-гомергә проблемалы булды. Беренчедән, табигать факторлары: игенчелектә корылык, артык яуган яңгырлар; терлекчелектә төрле йогышлы авырулар һ.б.лар. Икенчедән, кеше факторы: авыл хуҗалыгын канәгатьләндерми торган финанслау, ахыр чиге, колхоз-совхозларны бетерү, авыл халкын эшсез калдыру һ.б.лар....

    Авыл хуҗалыгы темасын күтәрү бик вакытлы һәм урынлы. Чөнки ул бүгенге көндә бик актуаль. Әйе, авыл тормышы гомер-гомергә проблемалы булды. Беренчедән, табигать факторлары: игенчелектә корылык, артык яуган яңгырлар; терлекчелектә төрле йогышлы авырулар һ.б.лар. Икенчедән, кеше факторы: авыл хуҗалыгын канәгатьләндерми торган финанслау, ахыр чиге, колхоз-совхозларны бетерү, авыл халкын эшсез калдыру һ.б.лар. Нәтиҗәдә яшьләр һәм белгечләр, авылда карт-корыларны калдырып, төрлесе-төрле якларга таралды. Күзгә күренеп авыл бетеп бара, аның таркалуын күреп тору бик аяныч. Кеше факторы, дигәннән, әлбәттә, авыл хуҗалыгындагы кимчелекләр-җитешсезлекләрнең күп өлеше югарыгылардан гына тора иде.


    Менә шул "даһи" җитәкчеләрнең төрле "гениаль" идеяләреннән соң авылның ничек бетү процессы башлануын күрсәтү өчен берничә эпизодны мисал өчен китерәм.

    Сыерлар бунты (фетнә)
    Бервакыт өйгә кайтырга дип Казан автовокзалына бардым. Автобуска билет алдым да, гафу итегез, "патшалар җәяү йөри" торган җиргә кереп чыгарга булдым (алда юл озын). Кулымда сетка белән ашамлыклар, ягъни кәгазь пакетта 1 кг карабодай ярмасы һәм 2 пачка (400 гр) акмай. Миңа аларны абыемның хатыны - җиңги күчтәнәч итеп биргән иде (бу - дефицит әйберләр), карабодай ярмасын абыйга - сабестан (диабет белән авырый), ә майны талонга бирәләр иде. Бу теге, Хрущевтан калган заманнарда. Кибетләрдә бернәрсә дә юк, ә продуктлар фәкать талонга гына аена кеше башына яртышар кило ярма, макарон, он, шикәр һ.б.лар бирелә иде. Халык аптыраган: кая китте барлык төр продуктлар?! Ә бит Хрущев "80нче елларда "Будем жить при коммунизме! А к 2000 году каждой семье - отдельную квартиру!" - дигән иде. Юк шул, берсе дә булмады, ул Хрущевның "гениаль" идеясе генә булган, ягъни "саташуы!". Шунысы кызык, шуңа бит халыкны ышандырып, җыелышларда, митинг-демонстрацияләрдә ур-ра! кычкыртып кул чаптыралар иде. Югарыда язылганннар кешеләргә артык тирән "кайгыртучанлык" күрсәтеп, шуның нәтиҗәсендә халыкны ачлы-туклы калдыру турында булса, түбәндәрәк безне әле тагын да "кызыграк" ачы хакыйкать көтә. Ул телсез, мескен хайваннар-сыерлар турында булыр.


    Шушы ук Хрущевның тагын бер чираттагы "саташуында", авылларда барлык шәхси хуҗалыкларның сыерларын алып, колхоз һәм совхоз фермаларына җыеп яптылар. Һәм: "Сыерлар белән азапланмагыз, сөтне әзерне генә алырсыз, тиздән - коммунизм, тормыш җиңеләячәк, хөррият булачак, янәсе. Яхшы азыкка, җылы, тәмле суга, җылы, чиста абзарга, вакытында ашарга-эчәргә һәм савылырга өйрәнгән хайваннар фермаларда ач (азык юк). Китерергә я трактор ватык, я солярка юк, я тракторчысы исерек. Савучылар юк яки җитешми, булса да, сыерлар аларга өйрәнмәгән - саудырмыйлар. Тәмсез азыкны ашамыйлар, бозлы суны эчмиләр, салкын тишек-тошык, карлы сарайларда туңалар, авырый башлыйлар, эчләре китә, җиленнәре шешә, пычракта ярылып бетә, үзләре ябыгалар. Кайбер фермаларда "бунт" башлана, сыерлар, сарайларны җимереп, качып чыгалар һәм авылга таралалар, көчкә чыбыркылар белән җыеп ябалар. Алар, гомумән, үзләрен сәер тота башлыйлар: көне-төне акыралар, тыңламый-буйсынмыйлар. Нәтиҗәдә үлә-кырыла башлыйлар. Сыерларның хуҗалары, шундый җинаятьчел хәлләрне күреп, фермалар тирәсендә елап йөриләр, ә аларны якын җибәрмиләр: якын килмәгез, алар коммунизм сыерлары, янәсе.


    Аннары үлеп бетә башлагач (!), аларны хуҗаларына кире дә бирәләр, ләкин... ләкин инде соң, ул хайваннар бозылган, "кеше" булырлыклары калмаган. Бу вәхшилек турында авыл халкы, кайгы-хәсрәтләрен үзләре татыган кешеләр, күбрәк белә, әлбәттә. Шундый "гениаль" идеядән соң авыл хуҗалыгы тормышына төзәтеп булмаслык зур зыян салынды.


    Менә нинди "даһи"лар алып барды бездә дөньяны. Ярый, гафу итегез, мин тирәнгәрәк керә башладым, ахры, чыгып китеп булмас, Аллаһ сакласын!


    Башлаган сүзем шул иде: кулымдагы сеткамны һәм перчаткаларымны тышта, карлы тәрәзә төбендә калдырып, эчкә кердем. Әйберләремне үзем белән алып кермәдем шул, үзегез беләсез андый җәмәгать урыннарындагы "тәртип"не. Кулыңдагы әйберне куярга - урын, сетка-сумкаңны эләргә элгечләр юк. Мин үзем кеше әйберенә тимәгәч, башкалар да тимәсләр, дип ышанам. Мәкаль дә бар югыйсә: "Доверяй, но проверяй". Юк шул, әйткәнне тыңламыйбыз, еш кына ялгышабыз. Мине дә майлы боткасыз һәм ялан кул белән (кышкы салкында) калдырып киттеләр. Шунда эшләп йөрүче җыештыручы ападан да сорашып карадым, юк, ул да күрмәгән: "Рәзве шундый дифисит әйберләрне калдырырга ярый, үзең грамотный да күренәсең, ә ышпаналарга майлы ботка ашатасың, җылы-йомшак бишбармаклар бүләк итәсең", - дип чын күңеленнән мине шелтәләде...


    Әлбәттә, ул күч-тәнәчләр урынына башкаларын алыр идең дә бит, юк шул, ул заманда "коммунизм төзибез" дип, кибет киштәләрен шып-шыр калдырдылар. Ә хәзер...хәзер, Ходайга шөкер, бар да бар, киштәләр сыгылып тора, акчаң гына булсын...

    Атым бар, йөгәнем юк...
    Салкын тидереп, табибларга күренергә бардым, ә алар, тикшерергә кирәк, дип, хастаханәгә салдылар. Бер палатада берничә кеше ятабыз. Табиблар, сестралар кереп карап-язып чыгалар да, безнең эш бетә, сөйләшеп утырырга-ятарга гына кала. "Сездә кызыграк", - дип күрше палаталардан да кереп утыралар: тыңлыйлар, сүзгә кушылалар. Менә шунда инде ишетәсең ишетмәгәнеңне, газеталарда язылмаган, теле-радиодан күрсәтмәгән, сөйләмәгән яңалыкларны, чәчләрең үрә торырлык хәлләрне. Анда төрле кеше бар, күбесе авыллардан - колхозчылар. Участок хастаханәләрен, медпункт, фельдшер-акушерлык пунтларын бетергәч, барысы да монда, районга килә, нишләсен, кая барсын: яңгырда да, салкын карлы буранда да юлда очраган машинага утырып, 70әр чакрым килә. Монда да аларның үз кайгылары: "Өйдә нишлиләр икән, мин әзерләп калдырган утынны ягып бетермәделәрме икән?" - ди берсе. "Терлек азыгы ничектер инде анда, карап, чамалап кына ашаталармы икән?" - ди икенчесе. "Ичмасам, һава шартлары да бик бозылып тора, авылдан хәлебезне белергә дә килә алмыйлар, юлларны кар күмгән, авылдан чыгып булмый, чистартырга техника юк, бер сәләмә "Беларусь" бар иде, ул да тирән карлы чокырга төшеп баткан, чыгара алмыйлар икән", - дип зарлана тагын берсе. "Безнең техника да бар, - дип сүзгә кушыла башкасы, - ләкин ягулык юк, көздән запас ясап калып булмады: солярка сала торган цистернаны салам төрттерә торган тракторы белән исерек тракторчы берничә җирдән тиштергән, эчендәге ягулык агып беткән һәм сварка белән ямарга җыенган булганнар, ләкин куркынычсызлык кагыйдәләре буенча тикшерүче килеп, акт төзегән: "Нәрсә, сварка белән цистернаны һәм бөтен заправканы шартлатырга уйлыйсызмы, төрмәгә захотели?!" - дип бик каты сүккән барын да.


    "Менә бездә шундый ук хәл, хәтта аянычрак та: тракторлар ватык, алары да кар астында калды, кырдан азык ташырга юк, терлекләр ач. Сыерларга ярый әле бер ат белән ташыйлар, сөтләре булмаса да, үзләре исән. Ә менә атлар, мескеннәр, туңып, ачтан үлеп бетәрләр инде. Аларга бит фәкать салам гына ашатырга боерылган. Әле кызганычка, саламны да кырда кар күмеп киткән, аны казып алып кайтырга техника юк", - дип зарланып утыра бер колхозда атлар караучы. "Карале, кордаш, ә нигә шул, ач булсалар да, үзләренә ашарлык кына салам алып кайта алмыйлармыни ул малкайлар?" - дип сорау бирә тегеләргә берәү. "Әйе, бик алып кайтырлар иде дә бит, чаналар, дирбияләр юк шул. Атларга бит почет бетте, имеш, техника заманы... Ул бичаралар ачтан үлмәс өчен кимерергә яраган бөтен нәрсәне кимерәләр, хәтта бер-берсенең ялларын, койрыкларын да кимерәләр, абзар тирәсендәге һәм эчендәге барлык агач киртәләрне кимереп бетерү сәбәпле, абзар түбәсенең бер өлеше атлар өстенә ишелеп төшкән. Алар куркынышып бергә өелешкәннәр һәм нәтиҗәдә кимерелгән киртәләрне сындырып-җимереп, иреккә чыгып качканнар. Арада имгәнүчеләр дә бар. Ат караучылар аларны эзләп кырга чыкканнар, ә ул малкайлар, салам эскертен табып, тамак туйдырып яталар икән. Яннарына барып, муеннарыннан кочып, башларыннан сыйпаганнар, кайсыларының күзләренә яшьләр килгән хайваннарны кызганып. Нигә үзебез чыгарып җибәрмәдек икән күптән, дип үкенгәннәр. Тик бик куркыныч ягы бар, аларны кырда, үзләрен генә калдырырга ярамый, бигрәк тә төнгегә. Безнең якларда ач бүреләр күренә башлаган, диләр шаһитлар", - дип сүзен тәмамлады ат караучы.

    Зәки НӘБИУЛЛА.
    Алексеевск бистәсе

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: