Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Азык әзерләү тулы куәткә бара

Район хуҗалыклары күпьеллык үләннәрне тулысынча чабып бетерделәр һәм катнаш азык ура башладылар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 10 июльгә 5 мең тоннадан артык печән һәм 50 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бер шартлы терлеккә 10 центнер азык берәмлеге туры килә. Азык әзерләүдә "Кызыл Шәрык" хуҗалыклары алда бара. Көньяк филиалда гына да 10,5 мең центнер азык әзерләнгән. "Родина" колхозы печән әзерләү буенча лидер - әлеге хуҗалыкта ул кышкыга мең тоннага якын салынган.
Хәзер аграрийлар икенче кат чабуга әзерләнәләр.


Идарәнең баш агрономы Алексей Козин сөйләгәнчә, азык әзерләү уңышлы бара:


- Хуҗалыклар темпны саклыйлар, азыкның сыйфаты әйбәт, бөтен технологияләр үтәлә, эшләр вакытында эшләнә. Быел "Ясная поляна"да азык отряды булдырылуын, шул сәбәпле азыкның кыска срокларда һәм яхшы сыйфатлы әзерләнүен билгеләп үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев