Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Азыкларны баетырга кирәк

Терлекчелек мәсьәләләре буенча беренче көзге семинар-киңәшмә узган пәнҗешәмбедә «Ясная поляна» ЧҖҖның Чуваш Майнасы авылындагы "Рассвет" бүлекчәсендә үтте. Семинар-киңәшмәдә район башлыгы Владимир Козонков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин, шулай ук хуҗалык җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре катнашты. Эшлекле очрашу барышында каралган төп мәсьәлә, кышкы чорда терлекләрне тотуга, продукция бирүчәнлекне...

Терлекчелек мәсьәләләре буенча беренче көзге семинар-киңәшмә узган пәнҗешәмбедә «Ясная поляна» ЧҖҖның Чуваш Майнасы авылындагы "Рассвет" бүлекчәсендә үтте.

Семинар-киңәшмәдә район башлыгы Владимир Козонков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин, шулай ук хуҗалык җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре катнашты. Эшлекле очрашу барышында каралган төп мәсьәлә, кышкы чорда терлекләрне тотуга, продукция бирүчәнлекне һәм артым дәрәҗәсен үстерүгә кагылды. "Салкыннар башланганчы, тиз арада барлык сыер һәм бозау абзарларын тәртипкә китерергә, моның өчен көчебездән килгәннең барысын да эшләргә кирәк,-дигән беренче дәрәҗәдәге бурычны куйды хуҗалык җитәкчеләре алдына Владимир Константинович. -Шуннан терлекләр тора торган шартлардан, бозауларның туу дәрәҗәсе дә, иминлеге дә бәйле. Моннан тыш, терлекләрне ашату рационына да аерым игътибар бирергә кирәк: быел "Ясная поляна" ЧҖҖның барлык бүлекчәләрендә катнаш азык һәм концентратлар җитәрлек күләмдә түгел, шуңа күрә терлек азыгын минераллар, витаминнар һәм биологик актив өстәмәләр белән баетырга кирәк, шулай ук малларның тәүлеклек рационына уртача тәүлеклек артымны үстерергә сәләтле түп, барда, патока кертергә".
Семинарның практик өлеше сыер һәм бозау абзарларын микроблардан чистарту өчен дәвалауның аэрозоль ысулын куллануны күрсәтүдән торды.
Мөгезле эре терлек-ләрне асрау шартларын яхшырту һәм продуктлылык дәрәҗәсен күтәрү белән бәйле барлык агымдагы эш мәсьәләләрен һәм проблемаларны чишәргә, шулай ук алдынгы һәм күрше хуҗалыкларның да тәҗрибәсен алмашу өчен очрашуларны һәр атна саен үткәрергә планлаштырыла.

Татьяна ВАСИЛЬЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев