Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Башка тормышны белмим

Авыл хуҗалыгын үстерү илебезнең икътисадый үсешендә өстенлекле юнәлеш алды. Мәсәлән, безнең гражданнарны сөт продуктлары белән тәэмин итү авыл хезмәтчәннәре җилкәсендә. Мәкаләбез шундыйларның берсе турында. Моннан тугыз ел элек Гатиннар гаиләсе Юеш Көрнәлегә Әлки районы Татар Борнае авылыннан күчеп килгән. "Колхозыбыз тарала, авылыбыз да бетү ягында була башлагач, без ирем белән...

Авыл хуҗалыгын үстерү илебезнең икътисадый үсешендә өстенлекле юнәлеш алды. Мәсәлән, безнең гражданнарны сөт продуктлары белән тәэмин итү авыл хезмәтчәннәре җилкәсендә. Мәкаләбез шундыйларның берсе турында.

Моннан тугыз ел элек Гатиннар гаиләсе Юеш Көрнәлегә Әлки районы Татар Борнае авылыннан күчеп килгән. "Колхозыбыз тарала, авылыбыз да бетү ягында була башлагач, без ирем белән гомер иткән урыныбызны ташлап, туганнарыбызга, Алексеевск районына килергә булдык, - дип ашыкмый гына сүзен башлады "Родина" колхозының алдынгы сыер савучысы Гөлсирә Гатина. -Хәзер дә хәтерлим әле, безне бик яхшы каршы алдылар. Колхозга эшкә алдылар, хәтта өй дә бирделәр. Баштанрак бик авыр булды, чөнки без бит өч бала белән акчасыз күчеп кайттык. Тик әкренләп көннән-көн аякка бастык".
Күчеп килгәннән соң беренче ике елда Гөлсирә Мәсхүт кызы алмаштыручы сыер савучы булып эшли. Намус белән, тырышып эшли, шуңа да аңа ул чакта "Родина" колхозы рәисе Сафин Камил Мостафа улы үзенә таналар төркеме җыярга һәм мөстәкыйль эшли башларга тәкъдим итә.
"Шуннан башлап минем карамагымда утыз сыер",-дип елмаеп дәвам иттерә әңгәмәбезне Гөлсирә ханым. - Сыерларымны бик яратам, башкача була да алмыйдыр".
Героинябызга терлекчелек өлкәсендә эшләү ошыймы? дигән сорауга ул, мин үземне башкача күз алдына да китерә алмыйм, дип җавап бирде. Әлеге ханым өчен ферма икенче өенә әйләнгән, сыерларына да ул бөтен күңеле белән береккән. Гөлсирә ханым фермадагы уңышлары өчен колхоз рәисе Әхмәтов Ильяс Мортаза улына рәхмәтле. Бер генә мәсьәлә дә аның игътибарыннан читтә калмый: Ильяс Мортаза улы-кайгыртучан, тырыш хуҗа, грамоталы җитәкче-җиңел булмаган сыер савучы хезмәтен җиңеләйтү өчен барысын да эшли. Кеше проблемаларын да игътибарсыз калдырмый.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне алдыннан үзенең җитәкчесе һәм хезмәт коллективы адресына Гөлсирә Мәсхүт кызы сәламәтлек, уңышлар теләде.
Гөлсирә ханымның ире Фәрит Сәетгәрәй улы тракторчы булып эшли, җир сукалый, ә ике өлкән кызлары-повар һәм сыер савучы. Гөлинә әнисе эзеннән киткән, аның үзенең таналар төркеме бар. Кече кызы Фирүзә тугызынчы сыйныфта укый, ул әле һөнәрен сайламаган. Ул да әти-әнисе һәм апасы кебек авыл хуҗалыгында эшләүне сайлар һәм шулай авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре рәтен тулыландырыр, дип ышанасы килә. Ә аның артыннан, аның үрнәгендә тагын кемнәрдер... Шул чакта безнең авылларыбызга таралу куркынычы янамас.
Р.S.: Гатина Гөлсирә Мәсхүт кызы Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәмгә алдынгы сыер савучы буларак чакырылды. Бәйрәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов катнашында Казан шәһәрендә Баскет-холлда узды. Гөлсирә ханымга уңышлар һәм нык сәламәтлек телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев