Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Басуларның булачак осталары

Менә икенче ел инде рәттән аграр колледжда май ае азагында авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист белгечлегенә укучылар арасында "Һөнәре буенча иң яхшы-2013" исеменә башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның һөнәри осталык олимпиадасы уза.

Бөтен республикадан 22 корыч атны иярләүче белеме һәм осталыгы белән көч сынашырга җыелды. Моның өчен алар теоретик һәм практик биремнәрне үтәргә тиеш иделәр, ә аларны экспертлар жюрие бәяләде. Олимпиаданың беренче этабында тест сорауларына уңышлы җавап бирү өчен егетләр металларны өйрәнү фәнен, үсемлекчелекне, авыл хуҗалыгы машиналарына техник хезмәт күрсәтү, хезмәтне саклау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә тиеш иделәр. Аларның белеменә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү бүлеге начальнигы Светлана Матвеева, полиция майоры, Алексеевск районы буенча ЮХИДИ начальнигы Илфат Җаббаров бәя бирде.
Теоретик өлеш тәмам-лангач, кыска гына вакыт эчендә туктау сызыгы янында, тимер юл кичүендә һәм эстакадада дөрес итеп туктауны үз эченә алган маршрутны узу, "змейка"ны җитез генә үтү, арба янына килеп туктау, арт белән гаражга керү һәм тар гына урында борылу өчен колледж автодромына юл тоттылар. Юлны 4 минутта үткән "шумахер"лар да булды. Биредә биремнәрнең дөрес үтәлешен Алексеевск районының дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Фәнис Бакиров күзәтеп торды.
Автодромнан якында гына урнашкан басуны сөрү конкурсның иң югары ноктасы булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән, шулай ук колледжның югары квалификацион категорияле укытучылары Александр Истоминнан һәм Сергей Мигушиннан торган жюри әгъзалары сөрү техникасын бәяләделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Юрий Михайловның сүзләренә караганда, тракторларда эшләүның төп хаталары - сабанны соң төшерү һәм күтәрү, шулай ук буразнаның кәкрелеге. Агроном Сергей Турнин җир эшкәртү сыйфатын канәгатьләнерлек дип бәяләде.
- Биремнәрне бик яхшы үтәгән егетләр дә, начаррак үтәгәннәре дә бар. Мөгаен, дулкынлану үзенекен иткәндер, ләкин, гомумән алганда, егетләр булдыралар, җирдә эшләүдән курыкмыйлар - чын патриотлар. Алар басуга бүген үк чыгарга әзерләр, бүген бит сөрү техникасы бәяләнде, ә анда аларга эшләү җиңелрәк булачак.
Олимпиада нәтиҗә-ләре мондый: беренче урынны Сарман районыннан Уразбахтин Илнур алды, алексеевскилы Айваз Әхмәтҗанов икенче булды, Арча агропромышленность һөнәр колледжыннан Илфар Зәйнуллин - өченче урында.
Аграр колледждан автодромда икенче урынны алган олимпиада призеры Айназ Әхмәтҗанов хәтта соңгы этап вакытында да дулкынланмавын әйтә: "Рульгә утыргач, бары тик алга гына карадым, барысын да өйрәтүләренчә эшләдем. Бүген беренче тапкыр сөрдем, моңа кадәр культивацияләгән генә идем", - ди ул. Ә аның остазы Юрий Крылов аның турында, сәләтле егет, мин әйткәннәрнең барысын да үтәде, ди. Гомумән, бүген күп катнашучы ярдәмнән файдаланмады - басу периметр буенча сызып чыгылган иде, анда арткы көпчәкләре белән кергәч, тракторчы сабанын төшерергә тиеш, ләкин нишләптер күпчелек моны эшләмәде, ә бит бу хакта белә иделәр.
Казан дәүләт аграр университетының корпо-ротив-кластер өйрәтүе үзәге җитәкчесе Ленар Шаһивәлиев сту-дентларның әзерлек дәрәҗәсенә югары бәяләде һәм аларга белемнәрен ул тәкъдим итә торган вузда күтәрергә киңәш бирде. Аңа кергәндә олимпиада призерлары һәм катнашучыларының үз өстенлекләре булачак.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин олимпиаданы ачканда болай диде:
-Безнең район - сөрү җирләре буенча республикада иң зур районнарның берсе һәм механизаторларның осталык дәрәҗәсен күтәрү бик мөһим, ә бу олимпиада моңа булышлык итә.
Колледж директоры Валерий Фадеев: "Икенче ел рәттән коллед-жыбызның олимпиада үткәрү өчен мәйданчык итеп сайлап алынуы бик күңелле, чөнки бездә булган база тулысынча яшь тракторчыларның осталык дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ә бүген сөрелгән ике гектар җир киләсе елда бөртекле культуралар чәчү өчен парга калдырылачак", - дип әйтеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев