Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Беренче икмәк бәйрәме

17 июльдә Чистай элеваторына быел җыеп алынган беренче икмәк килде. Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай һәм Алексеевск районнарыннан яңа уңыш икмәген төяп килгән дистәләрчә машинадан торган колонна аны тапшырыр алдыннан дымлылыгын тикшертү өчен чиратка тезелгән. Район башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, машина йөртүчеләр һәм элеватор хезмәткәрләре алдында тантаналы митингта чыгыш ясап, ТР авыл...

17 июльдә Чистай элеваторына быел җыеп алынган беренче икмәк килде. Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай һәм Алексеевск районнарыннан яңа уңыш икмәген төяп килгән дистәләрчә машинадан торган колонна аны тапшырыр алдыннан дымлылыгын тикшертү өчен чиратка тезелгән.

Район башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, машина йөртүчеләр һәм элеватор хезмәткәрләре алдында тантаналы митингта чыгыш ясап, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов түбәндәгене билгеләде:"Кызганыч ки, без үз фаразлауларыбызда көтелгән нәтиҗәләрне киметкәннән-киметә барабыз.Барлык җыеп алынган икмәк фәкать республикада гына калачак. Икмәкнең бәясе югары, аңа сорау да зур булачак. Әмма, кыенлыкларга карамастан, Татарстан үз аягында нык басып тора. Мисал өчен, республиканың көньягындагы күршеләр бездән салам сорый, бу безнең запасыбыз нык икәнен күрсәтә.Икмәк күп -кадерен белмибез, аз икән-уйлана башлыйбыз,-дип төгәлләде министр.
Тантаналы өлештән соң "Элита"ҖҖЧ хуҗалыгы машина йөртүчесе Илдус Закиров үзенең "КамАЗ"ын беренчеләрдән булып бушатты, аның артыннан ук элеватор территориясенә берсе артыннн берсе йөк машиналары кереп чыкты, алар арасында уракның беренче атнасында 500 тонна чамасы ашлык тапшырган безнең район машиналары да бар иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев