Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Безнең Светлана жиңде

Поварларның һөнәри осталыгы V төбәкара бәйгесенең финал этабында Алексеевск аграр колледжы повары Светлана Кольдюшова җиңүче булды.


Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Рязановск авыл хуҗалыгы техникумында узган конкурс финалында алты кеше катнашты: аларның дүртесе өстә телгә алган районнан, ә икесе - Татарстаннан - Светлана Кольдюшова (Алексеевск) белән Альбина Афоньшина (Спас районы).
Конкурсантлар өч биремне үтәргә тиеш иделәр: тәкъдим ителгән 15 ингредиенттан сайлап алып берничә ризык әзерләргә, өй эше сыйфатында камыр ашы тәкъдим итәргә һәм матур итеп ул ашамлыкларны өстәл өстенә тезеп куярга кирәк иде. Жюри бәйгедә катнашучыларның тышкы кыяфәтенә, куркынычсызлык техникасы һәм санитария-гигиена кагыйдәләрен үтәүләренә, ризык әзерләүгә күпме вакыт сарыф итүләренә, азык-төлекнең исе, төсе, тәме һәм зәвык белән бизәлешенә бәя бирде. Нәтиҗәдә өстенлек безнең Светланага бирелде, ул беренче урынга лаек булды. Спас районы кызы Альбина өченче урынга ия дип табылды. Икенче, дүртенче, бишенче һәм алтынчы урыннар мәләкәслеләргә бирелде. Конкурста катнашучыларның һәммәсенә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды, алар әле тагын дипломнарга да лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев