Заря
  • Рус Тат
  • Бәрәңгене дөрес утыртмыйбыз!

    "Бәрәңге" темасына редакция беренче генә тапкыр, беренче генә ел мөрәҗәгать итми инде. Башкача булмый да. Чөнки ул - икенче икмәк, ә бүген ашкынып үскән бәяләрне исәпкә алсак, бәлки, ул беренчеседер дә. Бигрәк тә - пенсионерлар өчен. Бер көнне безгә, редакциянең элеккеге хезмәткәре, авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе Александр Онучин хәл-әхвәлләребезне белергә...

    "Бәрәңге" темасына редакция беренче генә тапкыр, беренче генә ел мөрәҗәгать итми инде. Башкача булмый да. Чөнки ул - икенче икмәк, ә бүген ашкынып үскән бәяләрне исәпкә алсак, бәлки, ул беренчеседер дә. Бигрәк тә - пенсионерлар өчен. Бер көнне безгә, редакциянең элеккеге хезмәткәре, авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе Александр Онучин хәл-әхвәлләребезне белергә керде. Билгеле аның яраткан темасы - үсемчелек, кырчылык. Бу көннәрдә халык бәрәңге алу белән шөгыльләнгәнгә, укучыларыбызга берничә киңәшен дә биреп чыкты.

    - Әйтергә кирәк, кайбер бәрәңге үстерүче фанатик-лардан кала моннан ун еллар элек кенә кешеләрнең күбесе бәрәңге белән бөтенләй шөгыльләнмәделәр, фәкать ике сортны ак бәрәңге һәм кызыл бәрәңгене генә беләләр иде. Аларын да төсләренә карап кына. Хәзер исә бәрәңге бакчаларында, дача кишәрлекләрендә чәчәкләренә карап күп төрле сорттагы бәрәңге үсүен күрү күңелле, өстәвенә һәр сорт аерым чәчелгән һәм хуҗасының сынавында тора (монда бу хакта газетабызда бастырылып торган мәкаләләр дә билгеле бер роль уйнагандыр, мөгаен). Бу бик әйбәт. Димәк, бу планда кешеләр уйларга өйрәнәләр инде.

    Әмма шунысы бәла: без бит бәрәңгене кайвакыт дөрес утыртмыйбыз икән ләбаса. Бу культураның потенциалы зур: бер сутыйдан 300-400 әр килограмм алырга мөмкин, ә без исә иң яхшы елларда (кирәк нәрсәнең барысын да кертеп тә) уртача гына уңыш алабыз. Әле анысы да ун елга бер генә.

    Бәрәңгегә нәрсә кирәк? Бөтен үсемлекләргә кебек, аңа да азык, дым, кояш һ.б.лар кирәк. Тагын аэрация, йомшак туфрак, җылы булу да зарур. Ә моңа фәкать сырт ясап утыртканда гына ирешеп була яки белгечләр телендә ул "голландская технология" дип атала, ягъни бәрәңгене утырткач, алдан ук сырт кисәләр. Мондый очракта җир җылына, бөтен туфрак процесслары активлаша.

    Мәсәлән, якташыбыз, Юеш Көрнәле фермеры Илшат Гомәров шулай эшли һәм һәр гектардан 400 центнерга кадәр уңыш ала.

    Сырт ясап утырту технологиясе гадәтигә караганда катлаулырак, әмма ун очракның җиде-сигезендә чыгымнарны тулысы белән каплый торган чын уңышын бирә. Минималь техника җыелмасы булган (мотоблогы гына булса да) хуҗа өчен ул аз гына да авырга туры килми. Ләкин барыбызга да кинәт кенә әлеге мәкаләбездә тәкъдим ителгән кебек эшли башларга дигән сүз түгел бу. Шуны истә тотыгыз: безнең зона - хәтәр игенчелек зонасы, димәк, яңгыр да вакытында яумаска мөмкин, корылык та җәй буе интектерер. Шулай да моны сынап карага кирәк. Димәк беренче киңәшем, орлыгыгызның сортын үзгәртегез, икенчесе - технологияне. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, уңышыгыз һичшиксез, икеләтә артыр. Фалия ХӘСӘНШИНА әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: