Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чәчү комплексында үзгәрешләр: хуҗалык техниканы яңартып, вакытны өч тапкырга кыскарткан

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникаларын техник модернизацияләү программасы гамәлдә кала, ул техника сатып алуга тотылган чыгымнарның 30 процентына кадәрен каплауны күздә тота.

Әлеге ярдәм чарасы аграрийларга техника паркын яңартырга һәм җитештерү нәти-җәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.

Программада кат-нашучыларның берсе — шәхси эшмәкәр И.М.Әхмәтов.  Аның хуҗалыгында ике ACROS ашлык җыю комбайны, дүрт тоннага кадәр йөк күтәрә ала торган телескопик төягеч, шулай ук хуҗалык ихтыяҗлары өчен металл сыйды-рышлык сатып алынган. Техниканы яңарту инде төп җитештерү процессларын оп-тимальләштерергә мөмкинлек биргән.

 

Сатып алу җиде еллык лизинг нигезендә башкарылган. Бер комбайнның бәясе, комплектын исәпкә алып, якынча 20 миллион сум тәшкил итә. Росагролизинг про-граммалары буенча процент ставкасының еллык якынча 2,8 процентка кадәр киме-телүе хуҗалыкка финанс йөкләнешне сизелерлек киметергә ярдәм иткән — моңа кадәр ставкалар 5–6 процентка кадәр җиткән.

 

Шуның белән бер-рәттән хуҗалыкта чәчү комплексы да модернизацияләнә. Гомуми эш киңлеге 16 метрдан артык булган ике чәчкеч куллану планлаштырыла, бу чәчү эшләрен оптималь агротехник срокларда башкарырга һәм орлык чәчүнең төгәлле-ген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

Техниканы яңарту инде практик нәтиҗә дә биргән: телескопик төягеч куллану авыл хуҗалыгы продукциясен төяү вакытын ике сәгатьтән якынча 30 минутка кадәр кыскарткан, бу гомуми җитештерүчәнлеккә уңай йогынты ясаган.

Әлеге ярдәм чарасы «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул аграрийларга заманча техно-логияләрне кертү һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең тотрыклылыгын арттыру мөмкинлеге бирә.

 

— Техниканы яңарту безнең өчен җиһазларны алыштыру гына түгел, ә хуҗалыкны үстерү дә. Дәүләт ярдәме белән финанс йөкләнешне киметергә һәм модернизацияне тизләтергә мөмкин булды. Яңа техника инде нәтиҗә бирә — вакытны янга калдырабыз, эш сыйфатын арттырабыз һәм тотрыклы уңышка өметләнәбез, — дип билгеләп үтте Әхмәтов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев