Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чәчү. Башлануын көтәбез

Җирдә яңадан кечкенә генә могжиза булды. Көннәр җылытып җибәрде, кар эреп бетте, табигать җанланды... Дөньяда 365 көн эчендә күп нәрсә үзгәрергә мөмкин. Сәясәтчеләр бер-берсен алмаштырып китә тора, тулы бер шәһәрләр төзелә һәм җимерелә, дәүләтләр сугыш башлыйлар һәм килешү төзиләр. Ләкин тормышыбызда бернинди катаклизмнар да үзгәртә алмый торган хакыйкатьләр дә бар....

Җирдә яңадан кечкенә генә могжиза булды. Көннәр җылытып җибәрде, кар эреп бетте, табигать җанланды... Дөньяда 365 көн эчендә күп нәрсә үзгәрергә мөмкин. Сәясәтчеләр бер-берсен алмаштырып китә тора, тулы бер шәһәрләр төзелә һәм җимерелә, дәүләтләр сугыш башлыйлар һәм килешү төзиләр. Ләкин тормышыбызда бернинди катаклизмнар да үзгәртә алмый торган хакыйкатьләр дә бар. Аларның берсе-ел саен күптән билгеләнгән агрономик срокларда үткәрелә торган язгы кыр эшләре. Районыбыз кырларында быел эшләр ничек тора соң? Хәзер авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белербез.

Әгәр дә мәгәр үзгәрми торган, традицион нәрсәләр турында сөйләсәң, сүзне безнең авыл хуҗалыгы белән күбесенчә инвесторлар шөгыльләнә торган кызыклы заманда район хакимияте башлыгының ел саен үзенә ышанып тапшырылган территорияне яз көне йөреп чыгуыннан, коллективлар белән очрашуыннан, хәлләр белән кызыксынуыннан башларга кирәк.
Ә безнең районда хәлләр, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, алай ук начар түгел. Хәзер, әле кырлар юеш булганда, күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырыла. Күпьеллык үлән һәм көзге культуралар җиренә ашлама авыл хуҗалыгы авиациясе самолетларын кулланып та кертелә (искәрмә: гербицидлардан аермалы буларак, ашламаларны һавадан кертү тыелмый). "Алгы сызык"ка тырма һәм чәчү агрегатлары чыгарыла. Хәзер инде 50гә якын авыл хуҗалыгы техникасы эшли. Чәчү, әгәр көннәр үзгәреп китмәсә, киләсе атнада башланачак.
Орлык җитәрлек, ягулык-майлау материаллары льготалы бәяләргә бирелә, ашлама кирәк кадәренчә әзерләнгән-икенче төрле итеп әйткәндә, язгы кыр эшләрен тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен бөтен нәрсә бар. Ә дәрәҗә безнең район өчен шактый югары билгеләнде-без, ни дисәң дә, республикада авыл хуҗалыгы мәйданнары буенча дүртенче урында торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев