Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чәчү эше төгәлләнә

Чәчү кампаниясе финиш сызыгына чыкты: шушы көннәрдә хуҗалыклар сабан культураларын чәчүне төгәлләячәкләр.

Бүгенге көндә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Алексей Козин сүзләренә караганда, 41442 гектар сабан ашлык чәчелгән, бу 75 процент тәшкил итә. Эшне Гомәров һәм Хәмитов крестьян-фермер хуҗалыклары беренчеләрдән булып төгәлләделәр.

"Родина" һәм "Алга" колхозлары чәчүне төгәлләү алдында торалар. Хәзер район авыл хуҗалыгы предприятиеләре рапс, силоска һәм бөртеккә кукуруз чәчүне дәвам иттерәләр.

"Алга" колхозы механизаторы Ильяс Курмаевның тракторы Кыркүлдән ерак түгел урнашкан басуда чәчә, ул чәчүче Ирек Курмаев белән бергә чәчүгә иртәнге 7 нче яртыда керешә һәм кояш баеганчы эшли. Механизатор, әгәр күптән түгелге кебек кар яумаса, киләсе атнага чәчү төгәлләнәчәк, дип ышандырды.

Без тракторның бөртек төяргә кайтуын көткән арада әлеге хуҗалык машина йөртүчеләре моннан бер атна элек кар яву аркасында эшләрне бер көнгә туктатып торырга туры килүе турында сөйләделәр. Ләкин хәзер көннәр барысын да срогында төгәлләргә мөмкинлек бирә.

"Алга" колхозыннан Ринат Ситдыйков (ДТ-75), "Родина" колхозыннан Фәргат Садыйков (К-744), "ВЗП Билярск"идан Юрий Ильин ("Террон"), "Северное Алексеевское ВЗП"дан Фаил Фәезов ("Макромик") әлеге чәчү лидерлары булдылар.

Шулай ук чәчү комплексларында эшләүче алдынгы механизаторлар өчлеген дә китереп үтәбез. Болар - "Северное Алексеевское ВЗП"дан Юрий Байков, "ВЗП Билярск"идан Михаил Клементьев һәм "Родина" колхозыннан Илнур Шәфигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев