Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чәчү кампаниясе ныклы контрольдә

30 апрельдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Алексеевск, Яңа Чишмә һәм Түбән Кама муниципаль районнарына бардылар. Безнең районда алар язгы кыр эшләре белән танышу өчен басулар өстеннән очып үттеләр. Мәртәбәле комиссияне "Алга" җирләрендә әзерләнгән табын белән каршыладылар. Тик менә бу өстәлдә тәм-томнар...

30 апрельдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Алексеевск, Яңа Чишмә һәм Түбән Кама муниципаль районнарына бардылар. Безнең районда алар язгы кыр эшләре белән танышу өчен басулар өстеннән очып үттеләр.

Мәртәбәле комиссияне "Алга" җирләрендә әзерләнгән табын белән каршыладылар. Тик менә бу өстәлдә тәм-томнар түгел, ә бәлки төрле-төрле орлыклар салынган савытлар, булачак азык материалы-яшел люцерна, кындырак үләннәре бәйләмнәре һәм агрохимик препаратлар салынган җыйнак кына пластик сыешлыклар тора иде.
Авыл хуҗалыгы эшләренең барышы турында кыска гына докладны район башлыгы Владимир Козонков ясады. Туңга сөрелгән җирләрне тырмалауның тәмамланып килүе, чәчүнең иң кызган чагы булуы ачыкланды-биредә өч дистәдән артык чәчү агрегаты эшли һәм алар тәүлегенә 2000 гектарга якын җирне сөрәләр.
Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов үзенең җавап сүзендә тулаем районны мактап алды, ләкин республиканың кайбер аграрийларына тәнкыйтьчел булды. Атап әйткәндә ул, республикада кайбер аграрийлар алып барырга маташа торган "үз кагыйдәләре буенча яшәү"нең икмәк игүдә кулай түгел икәнлеген әйтте. "Биредә бары тик игенчелек законнарын төгәл үтәү кирәк һәм бернинди дә башбаштаклык булырга тиеш түгел",-диде ул.
ТР Премьеры Илдар Халиков җанны әрнеткән бер мәсьәләне - авыл хуҗалыгы машиналарының гомуми файдалану юлларыннан йөрүләрен ничек булса да законлаштыруны хәл итәргә вәгъдә бирде.
* * *
Сүз чәчү кампаниясе турында бара икән, бүген шушы авыр хезмәттә аерылып торучы "иң көчлеләр өчлеге"нә керүчеләрнең исемнәрен әйтү урынлы булыр. Беренче урында-"Родина" колхозыннан Анатолий Козлов, аның нәтиҗәсе-545 га. Икенче урында-"Ясная поляна" ЧҖҖдан Владимир Савельев ("Новоспасск" бүлекчәсе)-аның нәтиҗәсе 500 га. Исемлектә өченче урында-"Алга" колхозыннан Ирек Вәлиуллин. Ул 375 га чәчкән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев