Заря
  • Рус Тат
  • Чиста су тәме

    Татар Майнасы авылы кешеләре узган ел азагында искиткеч әйбәт бүләк алдылар: Горка авылыннан алар авылына яңа суүткәргеч челтәре сузылды, бу кешеләрне су белән берөзлексез тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирде.

    Элек нигездә кое суын кулланган татмайналылар аның җитмәгәнлеген сизмәгәннәр дә, моны алар августта гына тойганнар һәм анысы да озакка түгел. Ләкин 2010 елның җәендә гадәти булмаган эссе көннәр тору аркасында барысы да тамырдан үзгәргән: коелар бик тиз саеккан. Авыл кешеләре үз транспорт чараларына мичкәләр, флягалар һәм башка савытлар куеп, якындагы су чыганакларына: берәүләр - күршедәге Горка колонкасына, икенчеләр чишмәләргә барырга мәҗбүр булганнар. Болай йөрүләр кешеләрнең гаилә бюджетына сугып кына калмаган, ә күп вакытны да алган. Өстәвенә бөтен кешенең дә мондый мөмкинлеге булмаган. Мәсьәләнең кискенлеген бераз гына киметү өчен Майна авыл җирлеге башлыгы Рәмис Гафиятуллин авылга халык ихтыяҗлары өчен су ташырга тагылмалы автоцистерна бирү турында сөт-консерв комбинаты җитәкчелеге белән сөйләшкән: хезмәт өчен акча болай да ярлы авыл җирлеге "казна"сыннан түләнгән. Ләкин иң мөһиме, килеп туган авыр хәл озакка сузылган - су белән өзеклекләр кыш көне дә бетмәгән.

    Әлеге кайнар тема район Советының 2011елгы хисап сессиясендә күтәрелгән: җанны әрнеткән тема белән район җитәкчелеге һәм Майна авыл җирлеге республика Премьер-министры Илдар Халиковка мөрәҗәгать иткән, һәм суүткәргеч челтәр төзү турындагы проектны эшләр планына керткәннәр. Рәмис Гафиятуллин сүзләренә караганда, Татар Майнасында артезиан сулары бик тирәндә урнашкан, суның якында урнашкан урыны - күршедәге Горка авылында, ә ул авылдан биш чакрым ераклыкта.

    - 2012 елда "Чиста су" дәүләт программасы буенча Горкада яңа скважина борауланды һәм Тат.Майнага суүткәргеч челтәре салынды, - дип сөйли проектны тормышка ашыру турында Рәмис Нәкыйп улы. - Былтыр исә авылыбызда суэтем башнясы куелды, су белән тәэмин итү системасы боҗралап алынды һәм урамнарга үткәрелде. Мөмкинлекләре булган кайбер кешеләр шунда ук су белән тәэмин итү системасына тоташтылар. Яшермим, без җиңел сулап куйдык, чыганактан килгән су тәмле генә түгел, ә бәлки аның басымы да әйбәт. Бүген авылда трассага 54 өй тоташтырылды. Ни кызганыч, цивилизациянең бу уңайлыгыннан бөтен якташым да файдалана алмый әле - аларның кайберләре соңгы минутка кадәр яхшы үзгәрешләрнең безгә кадәр килеп җитәчәгенә шикләнделәр. Ә суны өйләренә керткән кешеләр бу үзгәрешләргә сөенеп бетә алмыйлар, кайберәүләр хәтта автомат кер юу машиналары һәм бойлерларга кадәр сатып алдылар.

    Моннан тыш, район җитәкчелеге ярдәмендә авылда урамнарга керә торган урыннарда өстәмә рәвештә дүрт янгын сүндерү гидранты куелган. Элек суны күлләрдән яки буалардан гына алганнар, хәзер исә янгын-фәлән килеп чыкса (Алла сакласын), янгын сүндерү машинасы суны шул коеларның теләсә кайсысыннан ала ала - аларга юл ел әйләнәсе чистартып торыла.

    P.S. Су җитмәү проблемасы Чуваш Майнасында да яшәп килә. Җирлек башлыгы сүзләренә караганда, әле 70нче елларда ук төзелгән суүткәргеч күптән тузган инде, шуның аркасында суэтем башнясыннан ерак урнашкан ярты авыл җәйге чорда суга кытлык кичерә. Узган 2013 елда су белән тәэмин итүнең яңа системасының проект-смета документлары әзерләнгән, ул Татар Майнасыннан башланып китәчәк. Аны төзү бу елның җәендә планлаштырыла. Шулай булгач, якын арада тагын бер авылыбыз эчәргә яраклы чиста су белән тулысынча тәэмин ителәчәк, дигән өмет бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: