Заря
  • Рус Тат
  • Чүпләдеңме – җыештыр!

    Бүгенге көндә әйләнә-тирә мохитне пычрату проблемасы кискен тора, бу аеруча көнкүреш калдыкларын теләсә кайда ташлап калдыруга кагыла.

    Кайбер очракларда бу каты көнкүреш калдыклары полигонына чүп ташу буенча хезмәтләрнең үз эшләрен җиренә җиткереп башкармауларыннан килеп чыга. Тик еш кына калдыклар кешеләрнең үз гаебе белән юл кырыйларына, урман территорияләренә эләгә. Кышкы чорда пычранулар бик беленми, ә менә кар эри башлау белән торак пунктлар тирәсендәге пычраклык күзгә ташлана. Чүп-чар чыганагы булып һәр йорт тора, бу тормыш эшчәнлегенең табигый күренеше, тик өй һәм төзелеш чүпләрен, йорттагы терлек тиресен билгеле кагыйдәләр буенча утильләштерергә кирәк. Ягъни каты көнкүреш калдыклары полигонына илтергә.
    Еш кына урманнарда, чокырларда, елга буйларында, трассаларда закон буенча тыелган ясалма чүплекләр очратырга мөмкин. Инфильтратлар җир асты суларына, туфракка эләгә дип беркем дә уйламый, ахыр чиктә моннан кеше үзе зыян күрә.
    Санитар куркынычсызлык таләпләрен бозучыларга карата 500 сумнан алып 3500 сумга кадәр күләмдә штраф, дисциплинар һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләренә чүплекләрне бетерү, калдыкларны һәм чүпләрне утильләштерү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Әлеге проблема катлаулы һәм кичекмәстән хәл итүне сорый.
    Район һәм авыл җирлекләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләренең, халыкның уртак эше генә әлеге мөһим тормыш мәсьәләләрен уңай хәл итәргә ярдәм итәр.
    Галим Хәбибуллин,
    "Биләр урманчылыгы" дәүләт казна
    учреждениесе җитәкчесе, урманчы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: