Дәүләт Думасы депутаты алексеевскилылар белән очрашты
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының контроль комитеты рәисе Олег Викторович Морозов эш сәфәре белән Алексеевск районында булды.
Ул район башлыгы Сергей Демидов белән бергә Коры Көрнәле авылында булды, «Алексеевск» ХП басуларын карады һәм Алексеевск аграр колледжы волонтерлары һәм студентлары белән очрашты.
Сәфәр программасы мәдәният, ирекле ярдәмчелек, СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтү һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләренә багышланды.
Визитның беренче пункты Коры Көрнәле авылы булды. Авыл мәдәният йортында район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм җәмәгать активистлары белән очрашу узды. Шунда ук Олег Морозов Коры Көрнәле мәдәният йортының китап фондына әтисенең шәхси китапханәсеннән китаплар тапшырды.
Депутат сүзләренә караганда, китаплар аның өчен һәрвакыт тормышының аерылгысыз өлеше булган. Очрашуда чыгыш ясап, ул укуга булган мәхәббәте турында сөйләде һәм китап кешенең дөньяга карашын формалаштыруда, үсешенә һәм дөрес карарлар кабул итүенә ярдәм итүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте.
– Минем тормышымда китап һәрвакыт аерым урын алып торды. Бүген без бик зур мәгълүмат агымы чорында яшибез, әмма яхшы китап һаман да белем, зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе чыганагы булып кала. Балаларның һәм яшьләрнең укуын дәвам итүе, әдәбият, тарих һәм үз иленең мәдәнияте белән кызыксынуы бик мөһим, – дип ассызыклады Олег Морозов.
Очрашуда катнашучылар депутатның берничә шигъри юлны яттан сөйләвен аеруча җылы кабул итте. Күпләр мондый аралашу форматы очрашуны чын мәгънәсендә җанлы һәм ихлас иткәнен билгеләде.
Мәдәният хезмәт-кәрләре белән аралашканнан соң, Олег Морозов авыл мәдәният йорты каршында эшләүче волонтерлар төркеме эшчәнлеге белән танышты. Берничә ел дәвамында җирле хатын-кызлар СВОда катнашучы хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрә.
Активистлар үз эшләре турында сөйләделәр, әзер эшләнмәләрне күрсәттеләр һәм эш барышында очраган кыенлыклар белән уртаклаштылар. Төп проблемаларның берсе – төзек тегү техникасы булмау. Волонтерлар сүзләренә караганда, эшләү дәверендә инде ике тегү машинасы сафтан чыккан.
Сөйләшү вакытында төркемдә катнашучыларның берсе депутатка яңа тегү машинасы һәм маскировка челтәрләре үрү өчен тасмалар алуда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Олег Морозов бу үтенечнең үтәләчәген белдерде.
– Безнең сугышчыларга ирекле рәвештә ярдәм итүче кешеләр иң тирән хөрмәткә лаек. Үз чиратымда кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкмен, – дип билгеләп үтте ул.
Очрашуның аерым өлеше закон чыгару эшчәнлегенә багышланды. Депутат Россия Федерациясе Дәүләт Думасы эше, соңгы елларда кабул ителгән мөһим закон чыгару инициативалары турында сөйләде һәм халык сорауларына җавап бирде.
Аеруча миграция сәясәте мәсьәләләренә игътибар бирелде.
– Соңгы вакытта мин миграция өлкәсенә кагылышлы 24 закон әзерләдем һәм керттем. Бүген бу өлкәдә тәртип урнаштыру, аңлаешлы кагыйдәләр булдыру һәм законсыз миграция мөмкинлекләрен бетерү мөһим. Бу – дәүләт иминлеге һәм гражданнарыбыз мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләсе, – дип ассызыклады Олег Морозов.
Аннары делегация «Алексеевск» ХП басуларына юл тотты. Хәзерге вакытта хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү кампаниясе актив бара. Предприятие җитәкчеләре кунакларга эш барышы, чәчүлекләрнең торышы, булган техника һәм агымдагы сезонда аграрийлар алдында торган бурычлар турында сөйләделәр.
Басуларны карау вакытында бүген авыл хуҗалыгы эшләрен вакытында башкаруны тәэмин итүче механизаторларга аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.
Югары җитештерү күрсәткечләре һәм кампания барышындагы уңышлары өчен механизаторлар Вячеслав Рыжков һәм Александр Юртаев сертификатлар белән бүләкләнде.
Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, район агросәнәгать комплексының уңышлы эшләве күп очракта нәкъ менә механизаторлар хезмәтенә бәйле.
– Бүген авыл хуҗалыгы район икътисадының төп тармакларының берсе булып кала. Һәр нәтиҗә артында көн саен һава торышына һәм тәүлек вакытына карамыйча кырда хезмәт куючы кешеләр тора. Аларның хезмәте ихлас хөрмәткә лаек, – дип ассызыклады район башлыгы.
Программаның соң-гы пункты Алексеевск аграр колледжы булды.
Биредә Олег Морозов волонтерлар, урта яшь вәкилләре, студентлар һәм укытучылар белән очрашты.
Колледж ашха-нәсендә кунаклар хәрбиләр өчен өй токмачы әзерләү эшенең ничек оештырылуын күрделәр. Бу эш белән студентлар һәм өлкән буын вәкилләре бергәләп шөгыльләнә. Берничә сәгать эчендә алар дистәләгән килограмм продукция әзерлиләр, аннары ул СВО зонасына озатыла.
Хәрәкәттә катнашучылар сүзләренә караганда, мондый эш һәркемгә сугышчыларга ярдәм итү эшенә үз өлешен кертергә мөмкинлек бирә.
Колледж тулай торагында оештырылган киң колачлы волонтерлык эшчәнлеге дә зур тәэсир калдырды.
Студентлар кунакларга хәрбиләргә җибәрү өчен ярымфабрикатлар әзерләү процессын күрсәттеләр, инде әзерләнгән окоп шәмнәрен һәм җылыту өчен металл мичләрне тәкъдим иттеләр. Аерым бүлмә балаклавалар, җылы киемнәр һәм сугышчылар өчен кирәкле башка әйберләр тегү өчен бүленгән.
Олег Морозов яшь волонтерларның эшенә югары бәя бирде һәм мондый проектлар җаваплылык һәм гражданлык җитлеккәнлеге тәрбияләвен билгеләп үтте.
– Яшьләрнең читтә калмавы бик мөһим. Студентлар, ветераннар, урта яшь вәкилләре һәм битараф булмаган кешеләр бергә эшләгәндә, бу аеруча әһәмиятле, – диде депутат.
Район башлыгы Сергей Демидов Алексеевск районындагы волонтерлык хәрәкәтенең йөзләгән кешене берләштерүен билгеләп үтте.
– СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтү бөтен район эше булды. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итә: челтәрләр үрә, киемнәр тегә, азык-төлек әзерли, гуманитар ярдәм җыя. Мондый бердәмлек иң югары бәягә лаек, – дип билгеләде ул.
Сәфәргә йомгак ясап, Олег Морозов район халкына актив тормыш позициясе, мәдәни традицияләрне саклау, волонтерлык хәрәкәтен үстерү һәм хәрбиләргә ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев