Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Декабрь ачылышлары

Чәршәмбе көнне район тормышында ике истәлекле вакыйга булды. 12 гаилә өй туйлары үткәрде, ә Левашево авылында республика программасы буенча яңа кибет ачылды.

Чәршәмбе көнне Лебедино авыл мәдәният йортында тузган торактан күчүче 12 гаиләгә фатир алуга сертификатлар тапшырдылар.
Биредә алты гаилә икешәр фатирлы өйләргә күчәчәк. Элегрәк әлеге гаиләләр Кооператив урамындагы 9 нчы йорттагы 16 фатирлы өйдә яшәгәннәр. 2011 елда өй тузган дип табылган. Элегрәк әлеге өйдә яшәгән гаиләләрнең бер өлеше Алексеевскига күчеп киткән.
Яраксыз тәрәзә рамнары, стеналардагы ярыклар, ватылган тәрәзәләр һәм баскычлар, канализациянең булмавы - болар әле Солтановлар гаиләсе яшәгән өйдәге җитешсезлекләрнең тулы булмаган исемлеге генә.
- Кыш көне бик салкын була, без өс киемнәребезне салмыйча йоклый һәм өйдә киез итекләр киеп йөри идек, - дип сөйли яңа өйгә күчүчеләрнең берсе Римма Солтанова. - Баштарак мәлләрдә бөтен уңайлыклары булган, иң мөһиме, яңа өйгә күчәчәгебезгә ышанып та бетмәдек. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчелегенә һәм Дәүләт торак фондына зур рәхмәт.
Римма Солтанова 42 кв. метрлы элеккеге фатирларында гаиләсе белән 27 ел яшәүләрен әйтә. Ул Лебедино мәктәбендә җыештыручы булып эшли, аның өч баласы һәм ике оныгы бар.
Яңа өйләрдә һәр гаилә 42 кв.метрлы икешәр бүлмәле фатирларда яши. Әзер фатирларда аерым җылыту системасы, канализация һәм кайнар су бар. Моннан тыш, һәр гаиләгә 10 сутый мәйданлы каралты-тирәсе җирләре тиеш.
Сертификатлар тапшыру авыл кешеләре өчен чын бәйрәмгә әйләнде. Алар өчен концерт һәм яңа өйләр төзүнең барышы турында сөйләүче зур булмаган фильм күрсәтелде.
Яңа өйгә күчүчеләргә сертификатларны район башлыгы Владимир Козонков тапшырды һәм ул бәхетле торакка ия булучыларга чәй сервизлары бүләк итте.
Тантаналы өлештән соң башлык башкарма комитет җитәкчесе, өйләр төзүгә кураторлык итүче Дамир Гыйләҗев белән бергә кайбер яңа өйгә күчүчеләргә кунакка килделәр. Яңа объектларны төзүчеләр дә карады. Мисалга, "Керамика-Маркет" директоры Алексей Банницин һәм республикабыз Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкилләре дә кунак булды.
Кунаклар иң беренче Ольга Корниловага килделәр. Хуҗабикә аларны ачык йөз белән каршы алды һәм аларга өен күрсәтте.
- Мин шартлардан канәгать, бар да матур, заманча итеп эшләнгән. Иң мөһиме, җылы һәм урын җитәрлек, барысы да бик ошый, - дип безнең белән шатлыгын уртаклашты Ольга.
Өйнең инвесторы һәм төзүчесе - республикабыз Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчы - "Главинвестстрой" дәүләт казна учреждениесе, подрядчы - "Керамика-маркет" ЧҖҖ.
Бүгенге көндә 2017 ел башланганнан бирле Татарстан буенча 7619 фатирлы 157 өй, шулардан Алексеевск районында 20 фатирлы 8 өй төзелде.

Ике сәгатькә иртәрәк Левашево авылында район кулланучылар җәмгыятенең яңа кибете ачылды. Әлеге объект Татарстанда беренчеләрдән булып республика программалары кысаларында торгызылды.
Авыл уртасында урнашкан яңа кибет ачылышына Левашево авылы кешеләре килде. Югары стандартларга җавап бирүче шушы заманча бинада азык-төлек һәм иң кирәкле хуҗалык товарлары сатылачак. Кибетне ачканда район башлыгы Владимир Козонков, Татпотребкооперация системасы аркасында иң ерак авылларда да кешеләрнең товарлар сатып алу белән мәшәкатьләре булмаячак, диде:
- Без яңа кибет өчен сезнең белән бергә сөенәбез. Шушы яңа яки район авылларында урнашкан дистәләгән башка кибетләрдә кирәкле бөтен әйберләрне, өстәвенә зур ассортиментта сатып алырга була. Берәр нинди тантананы - туймы ул, Яңа елмы - билгеләп үтү өчен элеккегечә Чистайга яки Казанга барып торырга кирәкми.
Левашеволыларны бәйрәм вакыйгасы белән Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов котлады. Ул, Алексеевск райпосы өченче ел инде рәттән Татарстанның иң яхшы оешмасы булып тора, дип билгеләп үтте.
Югары дәрәҗәдәге кунакларга символик тасманы кисәргә булышкан бала- чага катнашындагы тантаналы ачылыштан соң чарада катнашучылар ассортимент белән танышырга киттеләр. Район башлыгы беренче сатып алучы булды, ул кулланучылар җәмгыяте пекарнясында пешерелгән ипи сатып алды. Ә иң нәни сатып алучыларны ачылу хөрмәтенә шоколадлар белән сыйладылар.
Сатучы Валентина Арсеньева өчен әлеге яңа бина әйбәт бүләк булды, ул иске кибеттә 1984 елдан бирле эшли:
- Гомерем буе райпода эшләдем. Хәзер инде мин пенсиядә һәм шушы заманча, җылы һәм якты бинада әз генә булса да эшләп калачагыма шатмын. Биредә бик уңайлы, җыйнак, бәдрәф һәм су бар. Президентка шундый бүләк өчен рәхмәт!
Авыл кешесе Александр Евсягин, яңа сәүдә ноктасына йөрергә уңайлы булачак, чөнки ул авыл уртасында урнашкан, дип билгеләп үтә:
- Без, авыл кешеләре, республика җитәкчелегенә шундый җылы һәм уңайлы бина өчен рәхмәт әйтәбез. Сатучылар хәзер җылыда эшләячәкләр, без бирегә гел килеп йөриячәкбез, чөнки ул уңайлы урында урнашкан.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге кибеттә, Алексеевск райпосының башка сәүдә нокталарындагы кебек үк, Алексеевскида популярлык казанган үзебезнең продукция сатыла. Якын киләчәктә мондый кибет Зур Тигәнәледә дә төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев