Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Эше барның – ашы бар

Үзе белән алтын көзне ияртеп сентябрь дә килеп җитте. Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге, барыннан да бигрәк, көзге муллык, туклык белән билгеләнә. Бер авыл кешесеннән: - Синеңчә көз яхшымы, яз яхшымы? - дип сораганнар ди, ул озак уйлап тормыйча: - Авыз өчен көз яхшы, күз өчен яз яхшы! -...

Үзе белән алтын көзне ияртеп сентябрь дә килеп җитте. Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге, барыннан да бигрәк, көзге муллык, туклык белән билгеләнә. Бер авыл кешесеннән: - Синеңчә көз яхшымы, яз яхшымы? - дип сораганнар ди, ул озак уйлап тормыйча: - Авыз өчен көз яхшы, күз өчен яз яхшы! - дип җавап биргән.

Билгеле, бу дөрес җавап, әмма көзге матурлык, байлык та күзне сөендерә бит. Авыл кешесенең эше ничек кенә авыр булмасын, ул үзе үстергән уңышны күреп, сөенә-сөенә эшли. Көнен-төнгә ялгап, тизрәк урагын урып, җыясын җыеп калырга ашыга. Бу җәһәттән караганда, сентябрь дә август кебек үк авыл хуҗалагында бик җаваплы чор. Аны элгәре бабайлар "ашлык сугу ае" дип атаганнар. Искечә 1 сентябрь Россиядә Яңа ел башы булып йөргән. Укучылар, укытучылар, студентлар өчен әле хәзер дә 1 сентябрь - ел башы. Бу көнне мәктәпләргә кабат "җан" керде. Урамнар кабат портфельле, уку йортларына ашыгучы балалар белән тулды. Бу үзе ук көз җитүнең, сентябрь башының беренче билгеләре. 23 сентябрьдә көн белән төн тигезләшеп, астрономик көз башлана.

Көннәр дә кыскара, һава температурасы төшә, болытлы, салкын көннәрдә якынлаша башлады. Шулай да, сентябрьдә аяз, җылы, халыкта әбиләр чуагы дип йөртелгән атна-ун көнлек көннәр була әле. Шушы көннәрдә бакчаларда көзге эшләрне эшләп калдырырга кирәк.

Бу вакытта күпчелек үсем-лекләр органик тынычлык хәлендә. Көзге һәм кышкы алма сортларын җыю вакыты җитте. Саклау өчен махсус кышкы алмалар гына кирәк. Мәсәлән, "Антоновка", "Башкорт чибәркәе" яхшы саклана. Ә инде җәйге алмаларны никадәр тырышсаң да саклый алмыйсыз.

Карап торырга матур булган барлык алмаларны да саклыкка кую - бакчачының зур хатасы. Сак-лыкка куеласы алманы кояшлы, коры көнне агачтан сак кына өзеп алырга кирәк. Агачтан үзе өзелеп төшкән алма саклыкка яраксыз. Өзгән алмаларны газета кәгазенә төреп, тартмаларга җайлап тутырып, подвалга яки базга куярга кирәк. Кулыгыз алма черегенә буялган булса, башка алмаларга тимәгез, бу аларны да черетәчәк.

Бу вакытта җимеш бирүче агач һәм куакларны да утырталар. Үсемлекләр әйбәт кышлау һәм яз көнендә үсү, чәчәк ату өчен көч туплый, тамырларының үсешен көчәйтә, крахмал һәм башка файдалы матдәләр җыя.Агачларга исә дезинфекция ясап, аларны кышка әзерлиләр.Ай башында җиләк утыртуны да төгәллиләр. Үрентеләрен кисеп алып, алар сәламәт һәм җимеш бирә алган очракта яңадан утыртырга кирәк. Ә менә бер еллык крыжовник һәм карлыган куакларын кисәргә була. Ай ахырында бакчага төрле органик һәм минераль (фосфорлы-калий) матдәләр кертергә кирәк. Төрле авырулардан бозылган яфракларны төпкә күмәргә яисә б?? ????? ??????, ????????? ?????. ?????????? ???? ?????, ???????? ????? ???????? ?? ?????????.?????? ?????, ????????, ??????? ???? ???? ????? ?? ????. ????? ??????? ????? ?????? ??? ?? ????, ?? ??????? ???????? ?????. ????? ????????? ?? ????? ????? ????? ???????. ??????? ???? ????? ?????, ??????? ?????????? ?? ??????? ???????. ????? ???? ????????? ????? ??? ????? ????? ?????????, ????? ?????? ?????. ????? ??????? ???? ???? ????? ?????, ????? ????? ???????. ?????? ???? ?????????, ????????????, ???????? ??????? ?????.

ер өемгә туплап, яндырырга кирәк. Җимешләрен җыеп алгач, агачтагы төрле яраларны да төзәтәләр.Тиздән кишер, чөгендер, кәбестә җыеп алыр вакыт та җитә. Көзен кишерне казып алырга бер ай кала, су сибүдән туктарга кирәк. Болай эшләгәндә ул баллы булып әйбәт саклана. Кишерне коры көнне казып, түтәлдә киптерергә дә сабагын кисәргә. Аннан агач әрҗәләргә дымлы ком белән бутап тутырырга, базга куярга кирәк. Болай иткәндә алар язга кадәр тәмле, сусыл булып саклана. Саклау өчен "Шантанэ", "Московский", "Зимний" сортлар кулай.

Үз көчебез белән тырышып үстергән муллыкларыбызны кыш көне рәхәтләнеп ашарга язсын.

Гөлзада КӘЛИМУЛЛИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев