Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Эшләргә кирәк!»

2012 елгы урып-җыю кампаниясенең иң кызган чагы, басуларда йөзгә якын комбайн игеннәрне урып-җыя. Килеп туган хәлне: югары температураны, явым-төшемнең аз булуын һәм шул сәбәпле уңышлылыкның түбән булуын исәпкә алып, урып-җыю "Үскәнне җыеп алырга, ашлык югалтуны киметергә!" дигән лозунг астында уза. Шул уңайдан комбайнчыларның профессиональлеге мәсьәләсе актуаль булып тора. Без алексеевскилыларга...

2012 елгы урып-җыю кампаниясенең иң кызган чагы, басуларда йөзгә якын комбайн игеннәрне урып-җыя. Килеп туган хәлне: югары температураны, явым-төшемнең аз булуын һәм шул сәбәпле уңышлылыкның түбән булуын исәпкә алып, урып-җыю "Үскәнне җыеп алырга, ашлык югалтуны киметергә!" дигән лозунг астында уза. Шул уңайдан комбайнчыларның профессиональлеге мәсьәләсе актуаль булып тора. Без алексеевскилыларга шундыйларның берсе, үз эшенең остасы турында сөйләрбез.

"Ясная поляна"ЧҖҖ комбайнчысы Борис Кирьянов фамилиясе алдынгылар исемлегендә беренче ел гына тормый. Бу сезонда ул инде 740 гектар мәйданда 1176 тонна ашлык суктырды .
"Борис Владимирович, уңыш сере нәрсәдә?"- дип сорагач, тыйнак кына: "Эшләргә кирәк. Иртүк торып килергә, ничек кенә кыен булмасын-нык торырга кирәк. Гаиләм ярдәмен тоям-бу да эштә бик булыша".
Ә механикалаштырылган отряд начальнигы Рифат Нуруллин аның турында болай ди: «Борис һәрчак алда бара. Иртән без эшкә әзерләнә генә башлыйбыз, ә ул инде әзер һәм кырга беренчеләрдән булып чыга. Эчми, тартмый, үз эшенең остасы. Аның тәҗрибәсе дә нәтиҗәләргә йогынты ясый. Ул нәрсәнең нәрсә икәнен белә, әгәр комбайн ватылса, аңа ватылуны төзәтү өчен яшь комбайнчыга караганда вакыт күпкә азрак кирәк. Бездә шулай да була: ике комбайн ул берүзе эшләгәнне эшли. Яшь егетләр аңа тигезләнергә тырышалар».
Аның "сугышчан" машинасы-"Лексион-560" югары нәтиҗәлелеккә ирешүдә иң мөһим факторларның берсе булып тора. Ул бу комбайнда беренче елын гына эшләми инде, һәм аның сүзләренә караганда, комбайны әйбәт: "Компьютер, автоматика, югары җитештерүчәнлек. Иске техниканы аның белән янәшә куярлык та түгел- монда салкын да, җылы да түгел. Элек комбайн астыннан чыкканда бөтен җиребездән тир ага, тузанга батып бетә идек, ә хәзер әйбәт, анда эшләгәндә ял итәсең",-ди балачактан басуда эшләгән һәм комбайнда 35 елдан артык хезмәт куйган кеше.
Ә уңышның түбән булуы уңаеннан Борис Владимирович болай ди: "Без түгел, табигать гаепле, без монда берни эшли алмыйбыз. Булганын җыеп алырга кирәк".
Эшкә шулай караучы кешеләр булганда өстәлләребездә икмәк булмас, дип борчылырга кирәкми!

* * *

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча 7 августка район хуҗалыклары 31764 гектар мәйданда җыеп суктырды, 56323 тонна ашлык суктырып алынды, уңышлылык һәр гектардан 17,7 центнер тәшкил итә. Мәйданнарның 70 проценты урып-җыелган. Басуларда 99 комбайн эшли. Бүгенге көндә "Элита М"ЧҖҖ, "Гомәров" фермер хуҗалыгы урып-җыюны тулысынча төгәлләделәр, "ВЗП "Северное Алексеевское" ААҖ, "Сөниев Р.Г" крестьян хуҗалыгы, "Родина" колхозы 90 процент урып-җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев