Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ферма хуҗасы

Кибеттән пакетлы сөт сатып алганда без ничектер аның киштәләргә ни рәвешле килеп эләккәне хакында уйланып та тормыйбыз.

Ә менә сөт пәйда булып, сатып алучыга килеп җитсен өчен "Алга" колхозының товарлык- сөт фермасы мөдире Миңнегөл Габидуллина һәр көн саен иртәнге 4тә фермага килә һәм иртәнге савымга контрольлек итә: барлык сыерларны да әйләнеп чыга, хәлләрен белешә, азык бармы, аслары җыештырылганмы- шуны тикшерә, сыер савучыларга заданиеләр бирә һәм башка күп кенә эшләрне башкара- маллар арасында мәшәкать һәрчак җитәрлек.

- Савымчы булуы җиңелрәк,-ди мөдир,- иртән савасың да, өеңә кайтып китәсең, аннан төшкә һәм кичкә генә киләсең, өеңдә хет ни дә булса эшләргә өлгерәсең. Ә менә мөдир булгач, һәрчак мәшгуль: журналларны тутырасы, аларга савым, тәүлеклек үсеш күрсәткечләрен теркәп барасы бар, орлыкландыру вакытында башкарылсын өчен ветеринарлар һәм зоотехниклар эшенә контрольлек итәргә кирәк, моңа әле тагын ай саен тапшырылырга тиешле хисаплар да өстәлә. Өй мәшәкатьләренә вакыт бөтенләй дә калмый диярлек, ярый әле коллектив әйбәт, алар белән эшләве җиңел һәм рәхәт.

1600 баш мөгезле эре терлек асралган Урта һәм Түбән Тигәнәле фермалары- Миңнегөл Гафиулла кызы карамагында (ул әле Түбән Тигәнәледә зоотехник та). Ул фермаларга тугыз яшьлек колхоз аты "Тереза"га утырып килә.

- Көн саен малкайга утырып чыгып китәм, юлны белә, аны борып кына җибәрәм, алга таба үзе юырта. Әлеге фермаларга ара якын түгел, ләкин кайгырмыйбыз, иң мөһиме-сыерларга азык җитә, аннан безнең хуҗалыкта даруларга да акча кызганмыйлар-уртача бер терлеккә 5 килограмм туры килә, ә симертүдәгеләренә гомумән дә 6-7кг. Аллага шөкер, бу яктан проблемалар юк, киләсе елда 600-800 терлеккә исәпләнгән яңа комплекс төзелсә, эшләргә тагын да уңайлырак булачак. Ул заманча бина, план буенча анда сөтүткәргеч тә булачак, сыер савучыларның эше тагын да җайланыр, дип уйлыйм.

Миңнегөл Габидуллина, арттыруларсыз әйтеп була, терлекчелектә- гомере буе. 10 сыйныфны тәмамлагач, фермага хисапчы булып килә, ике елдан сыер сава башлый, инде 9 ел буена мөдир вазыйфасын башкара.

Тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга аңа биш яшьлек улы Илшатның булуы нык ярдәм итә. Гаиләсе зур, инде оныклары да үсеп килә.

Касса янына басып, мәкаләмнең башында телгә алынган сөт пакеты өчен акча түләгәндә авыздан сулар китергән тәмле һәм хуш исле сөт продукциясен җитештерүдә көч куйган кешеләргә күңелдән булса да рәхмәт әйтергә кирәктер, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев