Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фермерлар ассоциациясе. Егерме беренче ел

Узган ел фермерлар өчен юбилей елы булды-беренче тапкыр алар турында моннан егерме еллар элек, авыр 90нчы еллар башында сөйли башладылар. Ләкин менә түгәрәк датага туры китереп үткәрелгән тантаналы чаралар төгәлләнде, котлаулар тынды һәм "яңа крестьян"нар вакыт-вакыт йомгак ясый торган эш кенә калды. Районыбызда бүгенге көндә 40ка якын фермер хуҗалыгы эшли....

Узган ел фермерлар өчен юбилей елы булды-беренче тапкыр алар турында моннан егерме еллар элек, авыр 90нчы еллар башында сөйли башладылар. Ләкин менә түгәрәк датага туры китереп үткәрелгән тантаналы чаралар төгәлләнде, котлаулар тынды һәм "яңа крестьян"нар вакыт-вакыт йомгак ясый торган эш кенә калды.

Районыбызда бүгенге көндә 40ка якын фермер хуҗалыгы эшли. Алар 13 мең гектар җир эшкәртә, бу файдаланыла торган барлык җирләрнең 10 процентка якынын тәшкил итә. Продукция җитештерүдән һәм хезмәтләр күрсәтүдән кергән акча соңгы 5 елда 2,5 тапкыр артты һәм 2011 елда 65 млн. сум тәшкил итте, бу-район буенча авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан кергән гомуми акчада 100 га сөрү җиренә 5 процент-430 мең сум.
2011 елда крестьян-фермер хуҗалыклары 8,5 мең гектар бөртекле культуралар җыеп суктырды, 2 мең тонна ашлык җыеп алды. Уртача уңышлылык гектардан 27 центнер тәшкил итте. Фермерлар Евгений Трошин, Илдар Хамматвәлиев, Салават Әхмәтҗанов, Мансур Хәлиуллин, Михаил Козин иң югары җитештерүчәнлеккә иреште.
Район икътисадына 9,5 мең шәхси ярдәмче хуҗалык сизелерлек өлеш кертте. Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны 5 меңнән артык тәшкил итә, шулардан сыерлар-2800, дуңгызлар-2300 баш. Халык 40 млн. сумлык сөт сатты. Көн саен шәхси ярдәмче хуҗалыклар 10 тоннадан артык сөт тапшыралар.
Кече хуҗалык итү формаларының ролен күтәрү өчен авылда эшмәкәрлекнең кече формаларын тагын да үстерү каралган-республикада "Гаилә фермаларын үстерү" программасы эшләвен дәвам иттерә.
Болар докладтан өземтәләр, коры фактлар. Ә алардан тыш шелтә сүзләре дә, ассоциацияләр эше буенча тәкъдимнәр дә (кайчак бик катгый) булды. Ләкин алары инде бөтенләй башка, "гаилә"некеләр. Аларны фермерлар, күпчелек газета укучыларга кызык түгел, дип саныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев