Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Гаилә фермалары

Республикада һәм, атап әйткәндә, районда эш урыннары булдыру максатында, шулай ук крестьян яки фермер хуҗалыклары базасында кече авыл эшмәкәрләренә булышу өчен гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы буенча грантлар алуга конкурс бара.

Терлекчелек белән шөгыльләнергә һәм конкурста катнашырга карар кылган фермерлар арасында элек Әлмәт районының "Россия" колхозы рәисе булып эшлә-гән Шәмә кешесе Виктор Федосов та бар.
- Күмәк хуҗалыкта эшләү чорында миңа, производство объектларыннан тыш, балалар бакчасы, ашханә, торак йортлар төзергә туры килде. Шулай булгач, бу өлкәдә минем бераз тәҗрибәм бар. Шуңа күрә ферма кебек шундый зур предприятиене төзүгә алынырга бер дә курыкмадым. Өстәвенә гаиләбезгә район җитәкчелеге дә ярдәм күрсәтте. Улларым белән җиң сызганып эшкә керештек: фундамент салдык, стеналарын өйдек, түбәсен ябуны төгәлләп киләбез һәм озакламый идән җәя башлаячакбыз. Алар тактадан, ягъни җылы булачак. Барлык кирәкле коммуникацияләрне - су, электр энергиясе үткәрәсе һәм 700 метр озынлыктагы килү-китү юлын асфальтлыйсы гына калды. Бу мәсьәләне хәл итүдә дә безгә район җитәкчелеге булышыр, дип ышанабыз. Ә салкыннар башланганчы бөтен эшләрне төгәлләп, фермага кара-чуар токымлы савым сыерлар кайтарырга планлаштырабыз. Билге-ләнгән барлык планнарны тормышка ашыру өчен хәзерге вакытта конкурста катнашуга документлар оформить итәбез: грант безгә бик кирәк - мөгезле эре терлекләрне нәкъ менә субсидияләргә сатып алырга җыенабыз. Ышанам, безнең барысы да килеп чыгачак, хәтта, сөтбикәләр алып кайту турында да сөйләшенгән. Уңышка ирешүгә мине Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең "Без булдырабыз!" дигән сүзләре рухландыра. Мин дә ышаныч белән, башланган гаилә бюджетын үстерүне дәвам иттерә алачакбыз, дип әйтә алам.
Виктор Михайлович - 20 ел стажлы фермер. Аның җире бар, ул анда күпьеллык үләннәр үстерә. Бу вакыт эчендә өч трактор, культиваторлар, чапкычлар, тырмалар, сабаннар, чәчкечләр, ике саву аппараты сатып алган, чөнки хуҗалыкта сыерлары бар инде, бозаулары да үсеп килә. Фермер көтүен сарыклар тулыландыра. Хуҗалыкта Викторның уллары Дмитрий белән Антон булыша. Алар турында ул, күп нәрсәгә сәләтлеләр, дип телгә ала: алар трактор да, машина да йөртәләр, печән дә чабалар һәм аны ташыйлар, терлек карыйлар, кыскасы, кулларыннан бөтен эш килә. Дмитрий белән Антон үз авылларын, үзләре шөгыльләнә торган эшне яраталар. Киләчәктә кече улы Антон әтисенең үрнәгенә ияреп, үз фермасын төзергә, җирдә яшәргә һәм эшләргә ниятли.
Хөкүмәт республикада фермер хуҗалыгын үстерү программасы булдырып һәм тормышка ашырып, гаилә бизнесы ачарга, эшсезлек проблемасын хәл итәргә булыша, шул ук вакытта яшьләргә туган авылларында калырга юнәлеш бирә.
2015 елга күрсәтелә торган ярдәм чаралары республикада гаилә фермалары санын мең-гә кадәр арттырырга мөм-кинлек бирәчәк, дип фаразлана.

Сүз уңаеннан

Соңгы өч елда районыбызда 19 гаилә терлекчелек фермасы төзелеп, файдалануга кертелде, шуларның 4есе - сөт, 7се - мөгезле эре терлекләр симертү, 2се - ат, 3есе - сарык һәм 3есе - дуңгыз фермасы. Шул рәвешчә, 53 кеше эш белән тәэмин ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев