Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Гаилә фермалары

Элегрәк елларда җәй саен Сабантуйларда бил алышып, берничә тапкыр батыр калган һәм сабан бәйрәменең иң мәртәбәле бүләген алган ул Әсхат Гатин. Һәм батыр калган саен бүләккә килгән симез һәм мул сарык тәкәсе аның хуҗалыгындагы маллар санын ишәйтә барган... Бүген инде Гатин-нарның ярдәмче хуҗалыгында 90га якын сарык бар, бу әле үгезләр...

Элегрәк елларда җәй саен Сабантуйларда бил алышып, берничә тапкыр батыр калган һәм сабан бәйрәменең иң мәртәбәле бүләген алган ул Әсхат Гатин. Һәм батыр калган саен бүләккә килгән симез һәм мул сарык тәкәсе аның хуҗалыгындагы маллар санын ишәйтә барган... Бүген инде Гатин-нарның ярдәмче хуҗалыгында 90га якын сарык бар, бу әле үгезләр һәм башка йорт кошларын санамаганда, кыскасы, бөтен бер гаилә фермасы.

Әсхат Ильяс улы авырлыклардан бервакытта да курыкмаган, ә инде эшкә килгәндә бигрәк тә. Күп балалы гаиләдә туып үскән һәм бик яшьли әтисез калган малай кечкенәдән кул арасына керә, әнисенә һәм үзеннән өлкәнрәк абыйларына хуҗалык эшләрендә булыша, укудан ял иткән вакытларда элеккеге "Разумовский" совхозында кирәк-яраклык акча эшләп ала. Армиядән кайтканнан соң зур шәһәргә эшкә урнаша, анда ике ел яшәп, ярыйсы гына хезмәт хакы алса да, туган авылы үзенә тарткан, күрәсең, Әсхат шәһәрне һәм яхшы эшен калдырып, көннәрдән беркөнне Зур Тигәнәлегә кайтып төшә. Янәдән совхозга эшкә урнаша, ә инде озакламый хезмәт хаклары бөтенләй дә юкка калгач ( узган гасыр азагында нәкъ менә шулай булган да), булдыклы ир эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлый: үзең турында гына түгел, башлы-күзле булгач,гаилә иминлеге турында да кайгыртасы була.
Иң элек ул авыллардан ит җыеп алып, аны Яр Чаллы һәм Әлмәт базарларында сатып карый. Ә дүрт ел узганнан соң район оешмалары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дизель ягулыгы ташу максатыннан бензовоз сатып ала. Һәр иртәдә таңнан торып, ялны-йокыны белми, ул ягулыкка беренче булыр өчен Түбән Кама нефть эшкәртү заводына ашыга, ә инде кайтыр юлга чыккач, товарны килешү буенча билгеләнгән урынга илтеп җиткерү өчен тырыша. Кергән табышны Зур Тигәнәледә үз кибет-кабымлыкханәсен төзүгә тота. Соңрак ул яңа өй тергезә һәм Урманасты Шынталысында тагын бер сәүдә ноктасы ачып җибәрә.
Бизнеска параллель рәвештә Гатиннарның ярдәмче хуҗалыгы да үсеш ала: бүген аларның йорт хайваннары һәм кош-кортлары белән бергә тагын әле 30 гектар җирләре бар: анда алар үз көчләре белән республикада сорау зур булган арпа белән солы үстерәләр, барлык кирәкле авыл хуҗалыгы техникасы: ике "Енисей"комбайны, "Беларусь", "МТЗ-80" тракторлары чапкычлары, пресс, "КамАЗ"лары һәм башка техникалары бар.
Зур хуҗалык, җирлә-ренең дә шактый булуы, ике кибет-көндәлек мәшәкатьләрне генә санап чыгу да җитә. Хатыны, Венера Рәшит кызы, элек совхозда хисапчы булып эшләгән, хәзер иртәдән кичкә кадәр кибетләрендә сата, ял һәм бәйрәм көннәрендә генә аны кызы Ильмира алмаштыра, ул бүгенге көндә Казан дәүләт энергетика университетында югары белем ала. "Ирләр" эшләрендә җәй көне уллары Марсель ярдәм итә, ул да апасы белән башкалабызда вузда белем ала. Балалары һәм оныклары өйдә булмаганда, инде олы яшьтә булуына карамастан, Әсхатнең әнисе Рауза апа ярдәм итә. Әсхат Ильясович үзе әйтүенчә, ул инде күптән буш вакыты булганны хәтерләми. Тик ул беркайчан да җиңел тормыш эзләмәгән, шуңа күрә дә ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмый, планнарында-сарыкларның баш исәбен тагы да арттыру, өстәвенә аларга сорау да көннән-көн арта. Быелгы язда Әсхат Гатин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә ферма төзелешенә киткән чыгымнар өчен субсидия алуга документлар тапшырган. Якташыбызга якын араларда ышаныч-өметләренең аклануын, ә фермаларының чәчәк атуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев