Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Икмәк җыяр чак

10 июльдә "ВЗП Южное Алексеевское" ЯАҖ хуҗалыклары басуларында комбайнчылар слеты булып узды, анда район хуҗалыкларының 200гә якын механизаторы, агрономы, белгече һәм җитәкчесе җыелды. Район башлыгы Владимир Козонков, игенчеләр алдында хәер-фатиха сүзләре белән чыгыш ясап, алда торган урып-җыю кампаниясе катлаулы булачак, дип билгеләп үтте. "Эсселек һәм явым-төшемнәрнең аз булуы (июньдә яңгырлар...

10 июльдә "ВЗП Южное Алексеевское" ЯАҖ хуҗалыклары басуларында комбайнчылар слеты булып узды, анда район хуҗалыкларының 200гә якын механизаторы, агрономы, белгече һәм җитәкчесе җыелды.

Район башлыгы Владимир Козонков, игенчеләр алдында хәер-фатиха сүзләре белән чыгыш ясап, алда торган урып-җыю кампаниясе катлаулы булачак, дип билгеләп үтте. "Эсселек һәм явым-төшемнәрнең аз булуы (июньдә яңгырлар 17 мм гына яуды) аркасында көзге культураларның уңышлылыгы һич кенә дә көтелгән кадәр булмаячак. Шуңа күрә безгә бөтен көчебезне тупларга һәм ашлык югалтуны киметергә кирәк. Районның иминлеге сезгә бәйле булачак",-диде ул. Слет барышында авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре анда катнашучылар өчен практик дәрес үткәрделәр, ашлык югалтуны киметү өчен комбайндагы игътибарны юнәлтергә кирәкле төп урыннарны күрсәттеләр. Аннары "Кызыл Шәрык-Агро" комбайнчылары сабан культураларын суктырып карадылар. Махсус прибор ярдәмендә алынган ашлыкның дымлылыгы тикшерелде (13 %), бу эшләрне башларга мөмкинлек бирә. "Алда торган ялларда барлык хуҗалыклар да комбайннарын басуларга алып чыгарга һәм игеннәрне урып-җыюга керешергә тиешләр",-дип сүзен йомгаклады район башлыгы.
Шулай ук травмалар алу куркынычын һәм шушы эссе чорда туктап торуларны максималь киметү өчен куркынычсызлык техникасына һәм техник торышка аерым игътибар бирелде.
Ахырдан яшь комбайнчылар һәм урып-җыю кампанияләре ветераннары истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Р.S.: Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча чәршәмбе көн-не, 11 июльдә, кайбер хуҗалыкларда сабан культураларын уруга керештеләр, «Родина» колхозында борчак чаптылар һәм сабан ашлыкны суктырып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев