Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Көнүзәк мәсьәләләрне карадык

Күптән түгел Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов катнашында Актанышта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә үсемлекчелек, терлекчелек һәм урып-җыю кампаниясен үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре каралды. Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары эш нәтиҗәләренә ирешүнең уңай мисалы итеп кайчандыр күп кенә күрсәткечләр буенча артта калган Актаныш районын китерде:...

Күптән түгел Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов катнашында Актанышта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә үсемлекчелек, терлекчелек һәм урып-җыю кампаниясен үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары эш нәтиҗәләренә ирешүнең уңай мисалы итеп кайчандыр күп кенә күрсәткечләр буенча артта калган Актаныш районын китерде: бүген бу районда сөт, кош һәм сыер ите җитештерү ике тапкырга артты. Биредә кече эшмәкәрлеккә аерым якын киләләр, кешеләргә кайгыртучан мөнәсәбәт күрсәтелә-һәр гаилә дәүләт бирә торган кредитлардан файдалана. Ә Киров өлкәсенең агропромышленность секторында эш тәҗрибәсе чираттагы тапкыр җитештерүне үстерү өчен, иң элек, эшчәнлекне төпле оештыру һәм хезмәт шартлары тудыру кирәклеген күрсәтә, күпмедер дәрәҗәдә аның нәтиҗәлелеге дә шуңа бәйле. Шулай булмаганда, авыл хуҗалыгы таркала башлаячак, дип ассызыклады министр.
Көн тәртибендә актуаль мәсьәләләр яктылыгында урып-җыю эшләрен үткәрүгә әзерлек проблемасы да иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып торды. Моңа бәйле рәвештә аграр тармакта эшләүчеләргә хуҗалыкларны тиз арада комбайннар белән комплектларга, ындыр табакларын һәм ашлык киптерү җайланмаларын әзерләргә, шулай ук тәүлек буе эшләүне оештырырга кирәк.
Киңәшмә барышында шулай ук урак чорында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы дәрәҗәсен күтәрү темасы телгә алынды. Марат Готович игътибарны агропромышленность секторында тәртип урнаштыру: басуларга һәм ындыр табакларына илтүче юлларны әзерләү, техниканы ремонтлау кирәклегенә юнәлтте. Бу һәм башка күп кенә мәсьәләләр башланып киткән хезмәтне саклау айлыгы чорында урып-җыю кампаниясе барышында игътибар үзәгендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев