Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Колхоздан хәбәрләр

"Алга колхозында малларны кышлату әйбәт бара. Колхозның баш икътисадчысы Солтания Зарипова хәбәр иткәнчә, бу колхозда малларга ашату өчен сусыл азык һәм тупас азык җитәрлек әзерләнгән.

- Бүгенге көндә, - ди Солтания Сөләймановна, - һәр сыерга 3 кг печән, 5 кг фураж, 20 кг сенаж, симертүдәге терлекләргә 6 кг фураж, 20 кг сенаж, ә кечерәкләренә 5 кг фураж һәм 20 кг сенаж, кечкенә бозауларның һәрберсенә 2,5 кг фураж, 12 кг сенаж һәм 2 кг печән бирелә. Шуның белән бергә салам кардаларга җитәрлек күләмдә салынган.

Көненә уртача һәр сыердан 17,4 кг сөт алабыз. Яруллина Наилә белән Әхмәтшина Рушания шушы февраль көннәрендә савым буенча башка сыер савучылардан алда баралар. Алар көнгә барлыгы 580 әр литр сөт савып алалар.

Симертүдәге терлекләрнең тәүлеклек үсешенә килгәндә, Рөстәм Ситдыйков - 900 г, Фәнис Галләмов - 682 г, Әсхәт Вахитов - 889 г, Фәргат Фәйзуллин 698 г үсеш алалар. Бу хезмәтчәннәр намус белән эшләп, терлекләрне яратып карыйлар, эшкә бөтен күңелләрен бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев