Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кояш, ярминкә, күңел ачу

Халык бердәмлеге көне алдыннан традицион көзге ярминкә булды. Элеккеге заманнардагы кебек үк, кешеләр төрле товарлар сатып ала, үзләрен күрсәтә һәм башкаларга карый алдылар. Прилавкалар төрле-төрле ризыклардан сыгылып тордылар. Авыл хуҗалыгы продуктлары арасында бодай, ит, бәрәңге һәм кәбестәгә сорау зур булды. Мәсәлән, аграр колледж килограммын 7 сумнан 4 тонна ашлык, фермер...

Халык бердәмлеге көне алдыннан традицион көзге ярминкә булды.

Элеккеге заманнардагы кебек үк, кешеләр төрле товарлар сатып ала, үзләрен күрсәтә һәм башкаларга карый алдылар. Прилавкалар төрле-төрле ризыклардан сыгылып тордылар. Авыл хуҗалыгы продуктлары арасында бодай, ит, бәрәңге һәм кәбестәгә сорау зур булды. Мәсәлән, аграр колледж килограммын 7 сумнан 4 тонна ашлык, фермер Илшат Гомәров 4 тонна яшелчә, "Алга" колхозы ит сатты. Халык кышлыкка суган белән кишер дә хәстәрләп куя алды. Болардан тыш, сатуда тагын бозаулар, дуңгыз балалары, казлар, бал, мунча себеркеләре, такталар, черемә һәм күп кенә башкалар да бар иде. Зур әйберләрне өеңә транспорт белән алып китәргә мөмкин булды, аның турында ярминкәне оештыручылар алдан ук кайгыртканнар.
Призлар белән күңелле конкурслар, өреп тутырылган шәһәрчек, мәктәпкә һәм балалар бакчаларына йөрүче балаларның кул эшләре күргәзмәләре, коймак белән чәй, искиткеч концерт һәм якты кояш халык традицияләре рухында бәйрәмнең кабатланмас халәтен тудырып, бистә кешеләренең кәефен күтәрде,
Бистә мэры Александр Харитонов сүзләренә караганда, кешеләр арзанлы товарлар сатып ала алсыннар һәм сатучылар да үз товарларын күбрәк сатсыннар өчен әлеге ярминкәләрне, мондый ук зурлыкта булмаса да, ешрак үткәрергә кирәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев