Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Курск сугышының 70 еллыгына

Күптән түгел бистә үзәгенең 3 нче мәктәбендә 8-11 сыйныфлар өчен Курск дугасындагы сугышларның 70 еллыгына багышланган чара булып узды.

"Мәктәп галактикасы" балалар оешмасы активисты Елена Москвичева әлеге гаять күләмле, канкойгыч бәрелешнең тарихи әһәмияте хакында укучыларның исләренә төшерде. Ул 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр дәвам иткән әлеге сугышның бөтен Бөек Ватан сугышы барышында тамырдан борылыш ясап һәм Кызыл Армиянең стратегик һөҗүме өчен имин шартлар тәэмин итеп, хәлиткеч булуын билгеләп үтте.

Укучылар, 1943 елның җәендә Гитлер командованиесенең стратегик инициативага ия булу өчен сугыш барышын үз файдаларына борырга теләп, зур һөҗүмгә әзерләнүен хәтерлә-рендә яңарттылар. Моның өчен "Цитадель" коды белән шул ук елның апрелендә сугыш операциясе эшләнә һәм раслана. Күләме, көчләре, шулай ук хәрби-сәяси нәтиҗәләре буенча Курск сугышы Бөек Ватан, атап әйткәндә, II Бөтендөнья сугышларының да иң төп бәрелешләренең берсе булган.

Ул тарихка иң зур танклар сугышы булып кереп калган, анда ике миллионга якын кеше, алты мең танк һәм дүрт мең самолет катнашкан...

Курск сугышы ничек барган һәм аның турында шаһитлар нәрсә сөйли, балалар шул турыда документаль фильм карадылар. Ә чара бер минут тынлык белән тәмамланды: укучылар һәм укытучылар безнең тыныч тормышыбыз өчен әлеге куркыныч сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.

- Без узган сугышны янәдән дә искә алабыз,-ди 11нче сыйныф укучысы Регина Сәгыйрова, шуңа да киләчәгебез турында борчылабыз. - Фашизм бүтән кабатланырга тиеш түгел. Тик хәзер җәмгыять зур үзгәрешләр кичерә, кызганычка каршы, алар еш кына террористик актлар һәм кораллы бәрелешләргә китерә. Һәм Курск сугышы - ул анда һәлак булган кеше-ләрне искә алу гына түгел, ул бөтен кешелек өчен зур тормыш сабагы, цивилизацияле илләрдә экстремизмга, төрле иҗтимагый хәрәкәтләргә һәм нацизмга юл куелмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев