Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Максат – югары керем

Дүшәмбе көнне район башлыгы Владимир Козонков хуҗалык җитәкчеләре белән бергә районның берничә фермасына барды. Әлеге күчмә киңәшмә кысаларында елга йомгак ясалды һәм үсеш нокталары билгеләнде.

Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы хәлләр турында сөйләп, хәзер авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен уңай шартлар бар, дип билгеләп үтте.


- Кризис авыл хуҗалыгына кагылмады, үзебезнең хаталарыбызны аңа сылтарга кирәкми, - дип мөрәҗәгать итте Владимир Козонков хуҗалык җитәкчеләренә. - Бүгенге көндә сөткә, ашлыкка, иткә сатып алу бәяләре югары. Шуңа күрә җитештерүчәнлекне күтәрергә һәм иң күп табыш алу өчен игътибарны терлекләр санын арттыруга юнәлдерергә кирәк. Ә кайбер хуҗалыкларда үрчем алуда тәртип урнаштыру зарур.


"Лебяжье" мегафермасында киңәшмәдә катнашучылар комплексларның берсен реконструкцияләүнең барышы белән таныштылар. Алар шулай ук Кызылъяр, Түбән, Урта һәм Зур Тигәнәле товарлык-сөт фермаларына бардылар һәм "Алга" колхозының Урта Тигәнәледәге яңа терлекчелек комплексы төзелешендә булдылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча 2014 елны аграрийлар уңышлы тәмамладылар, һәр җитештерү күрсәткече буенча диярлек үсешкә ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев