Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Марат Җәббаров: Һәр районның үз мөмкинлекләре бар

Марат Җәббаров: Һәр районның үз мөмкинлекләре бар, әмма бүгенге катлаулы шартларда булачак уңышка нигез салучы хезмәт кешеләренә игътибарлы булу бар җирдә дә бик мөһим

Хезмәткәрләрнең эшен тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм аларны кызыксындыру чәчү барышына җитди тәэсир итә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шуңа игътибар юнәлтте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Быел районнарда көннәр һәм атналар буенча йомгаклар ясыйлар. Муниципаль районнар башлыклары алдынгыларга премияләр һәм рәхмәт хатлары тапшыра.

Марат Җәббаров үрнәк итеп Теләче районын китерде, анда һәр 3 эш көне саен йомгаклар ясала, 53 механизатор акчалата премияләр алганнар да инде (1 урын – 3000 сум, 2 урын – 2000, 3 урын – 1000 рублей). Тырмалауда һәм минераль ашламалар кертүдә катнашучылар да игътибарсыз калмаган.

Азнакай районында смена нормасын үтәүчеләр шулай ук бүләкләр алганнар, чәчү кампаниясе чорында 160 мең сум күләмендә 180 сертификат планлаштырылган.

Алексеевск, Апас, Арча, Зеленодольск, Кукмара, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Сарман, Тукай районнары механизаторлары атна саен премияләр белән бүләкләнә.

«14 майда Алексеевск районына эш сәфәре кысаларында чәчү алдынгыларын бүләкләүдә мин үзем шәхсән катнаштым: атна йомгаклары буенча иң уңган 6 механизатор акчалата сертификат алдылар (1 урын өчен – 2000 сум, 2 урын – 1500, 3 урын – 1000 сум)», - дип, билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Күп районнарда чәчү йомгаклары буенча бүләкләү планлаштырыла. Мәс., Зәй районында, “Чәчү батыры” автомобиль (Лада Гранта) алачак, иң яхшы хуҗалык - 100 мең сум акча, бу акча предприятие хезмәткәрләре арасында бүленәчәк (12 мең сум – җитәкчегә, 8 мең сум – инженерга һәм 5әр мең сум 12 механизаторга). 2 урынны алган хуҗалыкка – 75 мең сум, өченче урынны алучыга – 55 мең сум. Моннан тыш, иң яхшы КФХ да премия алачак – 8 мең сум һәм 90ләп алдынгы механизаторларга акча биреләчәк (4 - 3,5 мең сум.). Бу максатлар өчен район 1,6 млн сум акча бүлеп бирә.

«Шундый бүләкләү ел саен уздырыла, аның суммасы да ел саен артып бара. Нәтиҗәдә, Зәй районы язгы кыр эшәренең барышы һәм уңдырышлылык буенча иң алдынгылардан санала. Шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз», - дип йомгаклады сүзен вице-премьер.

Марат Җәббаров шуң игътибар юнәлтте, һичшиксез, һәр районның үз мөмкинлекләре бар, әмма бүгенге катлаулы шартларда булачак уңышка нигез салучы хезмәт кешеләренә игътибарлы булу бар җирдә дә бик мөһим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X