Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Министр эшләргә бәя бирде

ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Лаеш, Балык Бистәсе һәм Алексеевск муниципаль районннарына барды. Ул чәчү йомгакларына һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен карауның оештырылуына йомгак ясады.

Алексеевск районында авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуда министрга кыр эшләренең барышы турында сөйләделәр. Биредә узган атнада сабан культуралары 54,5 мең га (99%) чәчелгән, хәзер чәчү тулысынча тәмамланган.
Рапс чәчү төгәлләнгән, ул 1,7 мең га, бөртеккә кукуруз 3,5 мең га мәйдан били. Район башлыгы Владимир Козонков министрга быел бөртеккә кукуруз, рапс, көнбагыш, соя кебек югары уңыш бирә торган культураларның чәчү мәйданнарын 10 процентка арттырулары турында хәбәр итте.
Марат Әхмәтов районда кыр эшләренең оештырылуына уңай бәя бирде. Аннары ул «Хәмитов» крестьян-фермер хуҗалыгына барды, анда ашлык саклагычны, ашлык киптергечне, тегермәнне, шепкән мае җитештерү цехын һәм терлек сую пунктын карады.
Әлеге хуҗалыкта 2000 гектардан артык җир эшкәртәләр. Терлекчелек тә алга киткән. Биредә герефорд токымлы мөгезле эре терлек асрала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев