Заря
  • Рус Тат
  • Нәрсә ул лейкоз?

    Хәзер лейкоз белән җәмәгать терлекләре генә түгел, ә бәлки шәхси хуҗалык терлекләре дә авырый башлады. Бу авыру турында язуыбызны сорап редакциягә хатлар килә, телефоннан да шалтыратучылар күп. Шуңа күрә бүгенге әңгәмәбез-районның баш ветеринария табибы Харис Хәйбуллин белән. -Харис әфәнде, чыннан да, нәрсә соң ул лейкоз, аны хайваннарда нәрсә китереп чыгара?...

    Хәзер лейкоз белән җәмәгать терлекләре генә түгел, ә бәлки шәхси хуҗалык терлекләре дә авырый башлады. Бу авыру турында язуыбызны сорап редакциягә хатлар килә, телефоннан да шалтыратучылар күп. Шуңа күрә бүгенге әңгәмәбез-районның баш ветеринария табибы Харис Хәйбуллин белән.

    -Харис әфәнде, чыннан да, нәрсә соң ул лейкоз, аны хайваннарда нәрсә китереп чыгара?
    -Лейкоз-мөгезле эре терлекләрдә үтә торган хроник авыру, аны лейкоз вирусы китереп чыгара. Вирус организмда кан элементларын тудыручы органнарны һәм паренхима органнарын (тоташтыргыч тукыма төре) зарарлый. Нәтиҗәдә хайваннарның иммун системасына зыян килә һәм канда лейкоцитлар дәрәҗәсе күтәрелә (лейкопения һәм лейкоцитоз), бу авыруның төп клиник билгесе булып тора.
    -Авыру ничек тарала?
    -Вирус таралуның төп чыганагы-авыру хайваннар, вирус аларның тәрәтләре һәм төкерекләре белән әйләнә-тирәгә бүленеп чыга, ул шулай ук интраплацентар барьерны җиңәргә һәм инфекцияле анадан яралгыга күчәргә сәләтле. Авыруның соңгы стадиясендәге терлекләр вирусны бик күп бүлеп чыгаралар, бу РИД-реакция буенча терлекләрне уңай нәтиҗә биргән иң беренче тикшергәннән соң канны лабораториядә гематологик тикшерү белән билгеләнә.
    Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, авыру сыерлар сөтендә кеше сәламәтлеге өчен зарарлы лейкоз геннары була. Авыру сыерларның сөтен бәрәннәргә һәм бозауларга кайнатмыйча эчерү буенча үткәрелгән тәҗрибәләрдә лейкозны китереп чыгарырга мөмкин булды. Гамәлдәге директив документларда лейкоз белән авыручы сыерларның сөтен кешеләргә туклану өчен файдалану тыела, аны кайнатканнан соң симертүдәге бозауларга һәм дуңгыз балаларына эчерергә кирәк. Кеше өчен пастеризацияләгәндә һәлак була торган авыруны тудыручы түгел, ә анда онкогенлы матдәләр булуы куркыныч, алар хәтта кайнатканда да зарарсызландырылмый.
    Терлекләрдә авыру көчәйгәндә аларның, табигый ки, продукция бирү сәләте начарая, ул савымның кимүендә, тормышка яраксыз зәгыйфь яшь терлек тууда, гәүдә авырлыгын югалтуда чагыла.
    Шуңа күрә РИД-реакция буенча уңай нәтиҗәне беренче тапкыр алганда терлекләрне суюга тапшырырга, шуның белән икътисадый зыяннан котылырга һәм киләчәктә вирусның таралуын булдырмаска тәкъдим ителә.
    Авыруның соңгы стадиясендә терлекләрне суйганда мускулларда денегенератив үзгәрешләр (бетүгә йөз тоту), ягъни аларда структур үзгәрешләрне күзәтергә мөмкин. Шул күрсәткечләр буенча ветеринар-санитария экспертизасы үткәргәндә түшкә утильләштерүгә җибәрелә, шуннан соң аны сату һәм промышленностьта эшкәртү тыела.
    -Моны булдырмас өчен нишләргә?
    -Әлеге хәлне булдырмас өчен терлекләрне авыруның иртә стадиясендә вирус йөрткән вакытларында, әле үсеш процессы вакытында органнарда һәм мускулларда патологик үзгәрешләр булмаганда суярга кирәк, мондый итне чикләүсез һәм сәламәтлеккә зыян китермичә файдаланырга мөмкин.
    -Лейкоз авыруы артуга барамы, әллә кимүгәме?
    -Хәзерге вакытта районыбызның җәмәгать секторында да, шәхси секторында да лейкоз вирусы белән зарарланган терлекләр саны арта бара. Таралуның төп сәбәбе-көтүдән авыруның соңгы стадиясендәге терлекләрне вакытында аерып алмау.
    Әгәр тикшерү нәтиҗәләрен процент нисбәтендә чагыштырсаң, саннар мондыйрак: 2010 елда мөгезле эре терлекләрне тикшергәндә тикшерелгән 2144 сыерның 406сы зарарланган (бу 19 процент) иде, 2011 елда 2030 сыер тикшерелде, шуларның 405е вирус йөртүче (20 процент) дип табылды.
    Бүгенге көндә хуҗалыкларның һәм шәхси йорт көтүләрен шул авырудан савыктыруның төп ысулы-лейкоз белән авыручы һәм вирус йөртүче терлекләрне шартлы-ирекле көтүгә аеру, ул башлангыч РИД-реакция буенча канны лабораториядә тикшерү юлы белән билгеләнә, шуннан соң аларны көтүлекләрдә бер-берсеннән аерым тоту һәм көтү, шулай ук күчереп йөртү, группаларга яңадан аеру һәм РИД-реакция буенча лейкозга алдан тикшермичә җәмәгать секторыннан шәхси секторга терлекләрне сатып алу тыела.
    Шуңа күрә лейкоз белән көрәштә җирле үзидарәләр башлыклары җитәкчелегендә, район ветеринария хезмәте контрольлегендә шәхси терлек хуҗаларының үзләренә актив катнашырга кирәк.
    Әңгәмәдәш - Ә. ХӨСӘЕНОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: