Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Океан арты кунаклары

Дүшәмбе көнне Айова штатыннан Америка фермерлары Россия буйлап танышу сәяхәте барышында эшлекле визит белән Алексеевск районында да булдылар. Визитның төп максаты ТРның алдынгы фермер хуҗалыклары, шул исәптән Илшат Гомәровның крестьян хуҗалыгы һәм Рәмис Сөниевның атлар үрчетү буенча гаилә фермасы белән танышу иде. Кунакларны техникадан файдалану һәм агротехнологияләрне куллану мәсьәләләре кызыксындырды....

Дүшәмбе көнне Айова штатыннан Америка фермерлары Россия буйлап танышу сәяхәте барышында эшлекле визит белән Алексеевск районында да булдылар.
Визитның төп максаты ТРның алдынгы фермер хуҗалыклары, шул исәптән Илшат Гомәровның крестьян хуҗалыгы һәм Рәмис Сөниевның атлар үрчетү буенча гаилә фермасы белән танышу иде. Кунакларны техникадан файдалану һәм агротехнологияләрне куллану мәсьәләләре кызыксындырды. Гомуми проблемаларны караганда, фуражлык ашлыкны сату бәясенең Көнбатышта-тоннасы 180, ә бездә 130 доллар булуы ачыкланды, Татарстанда бик уңайлы шартлар булмау сәбәпле уртача уңышлылык ике тапкыр кимрәк.
Океан арты фермерлары күргәннәргә гаҗәпләнделәр, ә Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы бүләк иткән сөлге ерак Америкада безнең районны хәтерләтеп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев