Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Орлык кайгырту таләп итә

Яз җитте. Салкын булуга да карамастан, көндезләрен бина түбәләреннән тамчылар тама, ә кояш кыздырган урыннарда температура 0 градустан югарырак күтәрелә. Димәк, районның агрономия хезмәтенә яңа чәчү кампаниясенә әзерләнә башларга вакыт җиткән. Беренче чиратта көздән салып калынган орлыклык материалның сакланышы турында кайгыртырга кирәк. Моның өчен орлык өемнәреннән кыш буена орлык саклагычка...

Яз җитте. Салкын булуга да карамастан, көндезләрен бина түбәләреннән тамчылар тама, ә кояш кыздырган урыннарда температура 0 градустан югарырак күтәрелә. Димәк, районның агрономия хезмәтенә яңа чәчү кампаниясенә әзерләнә башларга вакыт җиткән.

Беренче чиратта көздән салып калынган орлыклык материалның сакланышы турында кайгыртырга кирәк. Моның өчен орлык өемнәреннән кыш буена орлык саклагычка җыелган карны алып ташларга, түбәдән су агу урынын билгеләргә һәм аны томаларга яки су аккан урыннарда өемнәрне су үткәрми торган полиэтилен пленка белән каплап куярга. Ашлык саклагычлар түбәсен һәм склад яны территорияләрен, шул исәптән склад стеналарын кардан чистарта башларга, су агызу каналлары һәм траншеялар ясарга. Март җылысының кыска вакытлы булуын һәм аның артыннан ук күп итеп кар яки яңгыр яву ихтималы да юк түгел икәнен да онытырга ярамый. Шулай булгач, йомшарырга иртәрәк әле.
Орлык агулау машиналарын ремонтлауны төгәлләүне ашыктыру мәслихәт, районда алар, "Агрохимсервис " звеносын кертеп, алай ук күп түгел, шуңа күрә һәр ПС-10, ПС-20, "Мобитокс" 100 процент эшләргә тиеш.
Орлык белән эшләгәндә орлыклык фондларны җылы һава белән җылыту турында да онытырга ярамый. Җылы көннәр башлану белән складларны җилләтергә мөмкин, плюс температурада кондицияле орлыкларны булган куәтләр (ОВП, ОВС, ЗАВлар, ЗАРлар, КЗС) аша калибрларга да була.
Эшкә мондый караш шытып чыгу энергиясен, һичшиксез, арттырачак, димәк, шытымнарның тигез булып чыгуын һәм шуннан соң уңышның тигез булып өлгерүен тәэмин итәчәк, бу аның сыйфатына да, күләменә дә уңай йогынты ясаячак.
Соңгы елларда "Россельхозцентр" орлыклык фондларда фитоанализ үткәрә -аларда патогеннар булуын тикшерә, алар орлыклык материалның-10, ә кайчак аерым партияләр буенча 70 процентына кадәр зыян сала. Шуңа күрә бүген үк инде инкрустацияләүне нинди препаратлар-биологик яки химик препаратлар беләнме үткәрергә кирәклеген төптән уйлау зарури.
Әлеге мәкаләдә иң кечкенә таләпләр генә китерелде, ләкин эшләрнең нәкъ менә шул күләме булган орлыкларны сакларга һәм сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Фәнис ХАММАТГАЛИЕВ, ТР буенча "Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет оешмасы филиалының Алексеевск район бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев