Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Печән Һәм сенаж әзерләү бара

ЯВЫП УЗГАН ЯҢГЫРЛАРДАН СОҢ "АЛГА" КОЛХОЗЫНДА СЕНАЖ САЛУ ҺӘМ ПЕЧӘН ӘЗЕРЛӘҮ ЭШЛӘРЕНӘ БЕРДӘМ КЕРЕШТЕЛӘР. СЕНАЖ ЯҢГЫРЛАРГА КАДӘР ДӘ САЛЫНГАН.

Аны салу 19 июньдә башланган. Бу хакта безгә колхозның баш икътисадчысы

Солтания ЗАРИПОВА менә ниләр сөйләде:

- Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрдән 260 тонна печән, 5100 тонна сенаж әзерләнде. Сенаж салуда иң мөһиме - тупланган азыкны дөрес саклау һәм әрәм-шәрәм итүгә юл куймау. Таләп ителгән бөтен технологияне үтәгән вакытта гына моңа ирешеп була. Сенаж салганда яшел массаның нинди дымлылыкта булуы һәм билгеләнгән күләмдә ачыткыч куллану зур роль уйный. Шуңа күрә җитәкчеләребез һәм белгечләребез һәр базга салынырга тиешле азыкның, әзерләнгән һәр килограмм печәннең сыйфатын күзәтеп торалар, югалтуларга юл куймаска тырышалар.

Рәмис Фәретдинов, Әлхәт Галләмов печәнне чабалар, ваклыйлар һәм килгән тракторларга, машиналарга төяп озаталар. Ә менә МТЗ-1221 тракторларында тракторчылар Илдар Чәпчәков, Радик Гыйззәтов, Марат Габидуллин, шоферлар Рәмис Зарипов, Фердинанд Вәлиев вакланган массаны сенаж базларына ташуда зур уңганлык күрсәтәләр. Бу эшне иртәдән алып кичкә кадәр башкаралар алар.

Сенаж һәм печән әзерләүчеләр төшке ашка да кайтып йөрмиләр, кичке ашны да биредә, басуда гына ашыйлар. Терлек азыгы әзерләү урып-җыюга кадәр дәвам итәчәк, урып-җыю чорында да барачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев