Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Һәр гектар исәптә

Районда авыл хуҗалыгы максатындагы файдаланылмаган җирләр калмаячак.


Бу турыда редакциябезгә республиканың Россельхознадзор идарәсенең өлкән дәүләт инспекторы Рөстәм Гыйбадуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, узган ел тикшерү барышында мондый мәйданнар безнең муниципалитет территориясендә 842 гектар ачыкланган, бу барлык сөрүлек җирләрнең 0,7 проценты. Мондый җирләр бүгенге көнгә 240 гектар кала, Биләр авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Әсхат Габдуллин әйтүенчә, июнь ахырына кадәр әлеге кишәрлекләр эшкәртеләчәк һәм уҗым чәчү өчен әзерләнәчәк дип ышандырды. Барлык бу эшләр Татарстан Республикасы Россельхознадзор белгечләре, Росреестр һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе көче белән берлектә үткәрелде. Җирнең һәр гектары кыйммәтле, шуңа да аңа караш яхшы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев